Владимир Колокольцев республика ведомствосының яңа җитәкчесе үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы башкарып чыгачагына ышаныч белдерде һәм яңа вазыйфасында уңышлар теләде.
Радий Хәбиров хокук саклау органнары белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады һәм яңа төбәк министрын хуплавын белдерде.
- Иң элек Эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәткәрләренә югары профессионализм һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бердәм системалы эш нәтиҗәсендә Башкортстан яшәү өчен иң хәвефсез һәм уңайлы төбәкләр рәтенә керә, - дип билгеләп үтте республика Башлыгы. - Башкортстанның идарә командасы ведомство белән яхшы эшли. Без эчке эшләр органнарына ярдәм күрсәттек, күрсәтәбез һәм күрсәтәчәкбез.
Александр Воронежский Русия Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм төбәк ведомствосы эшен куелган бурычларга туры китереп, республикадагы агымдагы оператив вәзгыятьне исәпкә алып оештырачагын билгеләп үтте.
Фото: Башкортстан Башлыгы