

"Русия авыр вертолетлар төзүдә, һичшиксез, лидер булып кала", - диде Президент.
Бу хакта Владимир Путин Халыкара мәгълүмат агентлыклары башлыклары белән аралашу барышында белдерде. Кадрлар "Россия 24" телеканалы эфирында күрсәтелде.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Русиядә җитештерелгән техникадан хәтта БМО да файдалана.
Моңа кадәр Русия лидеры Мәскәүнең Пекин белән хәрби технологияләр алмашуга әзерлеген, шулай ук, быел уртак Русия-Кытай хәрби учениеләр уздырылачагын раслады.
Фото: vesti.ru