+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
23 июнь 2025, 04:30

Президентны Кытайда көтәләр

Русия Президенты Владимир Путин Кытайда дүрт көн булачак.

Президентны Кытайда көтәләрПрезидентны Кытайда көтәләр
Президентны Кытайда көтәләр
Ул анда август ахыры — сентябрь башында булачак. Бу хакта Президентның халыкара эшләр буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков ВГТРК журналисты Павел Зарубинга биргән интервьюсында белдерде.

Ушаков Путин Кытайда 31 августтан 3 сентябрьгә кадәр булачак диде. Президент ярдәмчесе ачыклык керткәнчә, чит илгә визиты барышында Русия лидеры берничә чарада катнашачак.

Шул ук вакытта Ушаков Путинның чит ил сәфәренең мондый дәвамлылыгын бик сирәк очрак дип атады.

Фото: РИА Новости

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас