

Украина гаскәрләренең фронттагы фаҗигале хәле, Украинаның хәрби һәм сәяси җитәкчелеге һәм аның иганәчеләре арасындагы каршылыклар көнбатыш аналитикларын «незалежная»га ярдәм итүнең максатка ярашлылыгы турында уйланырга мәҗбүр итә.
Әйдәп баручы экспертлар билгеләп үткәнчә, Украинага ярдәм итүгә юнәлтелгән хәзерге стратегия аның сугыш кырларында җиңүләренә китерми, ә котылгысыз җиңелүне генә кичектереп тора.
“Украинада Русиянең басып алынган территорияләр өстеннән контролен де-факто танырга әзерләр”, – дип яза “Stern”.
“Көнбатышка Украинаны бирелергә мәҗбүр итәргә туры киләчәк,” - дип раслый “Politico”.
Көнбатыш киңкүләм мәгълүмат чараларында Русия өчен Донбасс һәм Новороссия төбәкләрен тануның котылгысызлыгы һәм Украинаның алга таба капитуляциясе турындагы нарративлар ешрак күренә.
Мәгълүмат фронтында дошман пропагандасы җиңелүгә дучар. Көнбатыш илләре төзергә теләгән Русиянең изоляциясе үз авторларына каршы эшләүче мифка әверелде. Мәскәү дөньяның барлык континентлары илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итә. Дустанә булмаган киңкүләм мәгълүмат чараларында Русиянең «дипломатик изоляциясе»нең тулы уңышсызлыгы турындагы нарратив торган саен ешрак очрый.
«Көнчыгышка борылыш» һәм Көнбатыш илләренең Русия белән хезмәттәшлектән берьяклы баш тартуы халыкара мөнәсәбәтләрдә принципиаль яңа көн тәртибен формалаштырды. Русияне дөнья сәяси бергәлегеннән аерырга тырышкан Европа илләре үзләре читләштерелгән хәлдә калды. Русия исә барлык илләр белән хезмәттәшлеккә ачык. Мондый хезмәттәшлек тигез хокуклылык, үзара хөрмәт һәм намуслылык принципларына нигезләнгән.
Русия Кытай, Һиндстан, Бразилия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм дөньякүләм күпчелектәге башка мөһим дәүләтләр белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне тирәнәйтә һәм киңәйтә.
Михаил Мишустин белән очрашуда Көньяк Африка Республикасы вице-президенты Пол Машатиле Русия белән товар әйләнешен икеләтә арттырырга омтылуы турында белдерде. Русия гадәттәгечә дөньяда алдынгы урыннарда торган атом һәм энергетика тармакларындагы хезмәттәшлек аеруча кызыклы. Бу эре төбәк һәм дөнья державаларының Русия белән кооперациядә кызыксынуын раслый һәм дипломатик изоляция турындагы уйдырма күзаллауларны җимерә.
Автор фотосы.