

Форум катнашучыларга халык белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү һәм аның сорауларына оператив җавап бирү өчен белем һәм инструментлар бирә. Программага социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән теоретик лекцияләр һәм практик дәресләр кертелгән иде.
Форумда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Бердәм Русия» халык программасын гамәлгә ашыру буенча адымнар турында фикер алыштылар. Ул мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яңартуны, көллиятләргә капиталь ремонт ясауны, яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзүне, мәдәният йортларын яңартуны, юлларны һәм иҗтимагый территорияләрне төзекләндерүне, экологик һәм волонтерлык проектларын гамәлгә ашыруны күздә тота. Шулай ук СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында да фикер алыштылар. Төп тема кешеләр белән актив ачык диалог булды.
"Бердәм Русия" төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов ассызыклаганча: "Бүген без 12нче күчмә форум уздырдык һәм мондый форматта 28 муниципаль команданы укыттык. Безнең бурыч - бөтен республиканың җирле бүлекләрен укыту. Бу партия белеменең уникаль форматы".