+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
16 июль 2025, 05:38

"Илне кешеләр үзгәртә" премиясе лауреатларын Владимир Путин котлады

Президент русиялеләрне Ватан язмышы өчен җаваплылык хисе берләштерүен билгеләп үтте.

"Илне кешеләр үзгәртә" премиясе лауреатларын Владимир Путин котлады"Илне кешеләр үзгәртә" премиясе лауреатларын Владимир Путин котлады
"Илне кешеләр үзгәртә" премиясе лауреатларын Владимир Путин котлады

Русия Президенты Владимир Путин «Илне кешеләр үзгәртә» милли премиясен тапшыру тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Владимир Путин лауреатларны котлады һәм русиялеләрне Ватан язмышы өчен җаваплылык хисе берләштерүен билгеләп үтте.

"Иң мөһиме - безнең күпмилләтле халкыбызда Ватан язмышы өчен уртак җаваплылык хисе һәм безне берләштергән фундаменталь кыйммәтләр бар. Чын күңелдән «Илне кешеләр үзгәртә» милли премиясе Лауреатларын югары, лаеклы бүләкләре белән котлыйм", — диелә Кремль сайтында бастырылган телеграмма текстында.

Президент билгеләп үткәнчә, илгә ышанычлы үсәргә нәкъ менә шушы сыйфат ярдәм итәчәк. Моннан тыш, ул әлеге премия кысаларында тәкъдим ителгән идеяләрнең кыюлыгын, шулай ук «Ватан үсешенә өлеш керткән» үҗәтлекне билгеләп үтте.

Путин ассызыклаганча, әһәмиятле иҗтимагый һәм технологик проектлар төрле яшьтәге һәм һөнәр вәкилләре: руханилар, эшкуарлар, төзүчеләр, транспорт комплексы белгечләре, галимнәр һәм инженерлар, педагоглар, табиблар, волонтерлар тарафыннан гамәлгә ашырылган.

Тантана "Зарядье" паркының концертлар залында узды, премия тапшыру тантанасы Русия Президенты боерыгы буенча оештырыла.

Фото: iz.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас