+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 июль 2025, 05:00

Владимир Путин диңгезчеләрне Хәрби-диңгез флоты көне белән котлады

27 июльдә Русия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Төньяк-Көнбатыш федераль округка барды.

Владимир Путин диңгезчеләрне Хәрби-диңгез флоты көне белән котладыВладимир Путин диңгезчеләрне Хәрби-диңгез флоты көне белән котлады
Владимир Путин диңгезчеләрне Хәрби-диңгез флоты көне белән котлады

Президент Адмиралтействода хәрби диңгезчеләрне Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан котлады, шулай ук видеоэлемтә аша “Июль штормы” хәрби өйрәнүләренең барышы белән танышты. Аннары Владимир Путин Санкт-Петербург дәүләт диңгез техник университетында (“Корабелка”) булды, Петербург халкы белән аралашты. Сәфәр барышында Президент ярдәмчесе, диңгез коллегиясе рәисе Николай Патрушев Владимир Путинга “Русия флотына тугрылык өчен” медален тапшырды.

Владимир Путин Кронштадтта “Адмирал Григорович” фрегатына менде. Әлеге фрегат иртән Петербургка һәм Ленинград өлкәсенә дроннар һөҗүмен кире кайтаруда катнашкан.

Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас