Русия Президенты Владимир Путин диңгезчеләрне Хәрби-диңгез флоты көне белән котлады. “Русиянең барлык хәрби диңгезчеләрен Хәрби-диңгез флоты көне белән котлыйм. Бүген без Ватанга һәм бурычка тугры батыр матросларны һәм офицерларның барлык буыннарын хөрмәтлибез. Төрле елларда һәм чорларда Русия флотының данын һәм куәтен арттырган, хәрби казанышларда һәм триумфларда көндәлек тырыш хезмәте һәм искиткеч фәнни казанышлары белән Русияне Бөек диңгез державасы буларак таныткан һәркемне искә алабыз”, – диде Владимир Путин Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан видеомөрәҗәгатендә.
Президент билгеләп үтүенчә, патша Петр I заманыннан бирле флот Русиянең горурлыгы һәм казанышы булды һәм шулай булып кала. Хәрби-диңгез флоты вәкилләре Русия халкының аерым хөрмәтенә һәм ихлас мәхәббәтенә лаек.
“Махсус хәрби операциядә катнашучы Русия диңгезчеләре Ватан өчен батырларча көрәшә, – дип белдерде Владимир Путин. – Хәрби диңгезчеләр һәм диңгез пехотачылары бүген махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын батырларча үтәү үрнәге күрсәтә”.
Ул диңгезчеләрнең хакыйкать, гаделлек һәм Русиянең имин, суверен киләчәге өчен көрәштә кыюлыгын һәм батырлыгын югары бәяләде. Владимир Путин сүзләренчә, 50 меңнән артык матрос һәм офицер батырлыклары өчен медальләр һәм орденнар белән бүләкләнгән, ә 35 хәрби диңгезче Русия Герое исеменә лаек булган.
Русия Президенты Владимир Путин 24 июльдә Архангельск өлкәсенә очып килде. Дәүләт башлыгы “Князь Пожарский” атом суасты ракета корабында әләм күтәрү тантанасында катнашты.
“Князь Пожарский” атом суасты крейсеры Северодвинск шәһәрендә 2024 елда суга төшерелде. Крейсер “Борей-А” проектының дүртенче сериясе атом суасты көймәсе булып тора һәм заманча ракета һәм торпеда кораллары, навигация, радиотехник һәм гидроакустик корал комплекслары белән җиһазландырылган. 4нче буынның башка кораблары кебек үк, “Князь Пожарский” якын дистә елларда Русиянең диңгез стратегик атом-төш көчләренең нигезен тәшкил итәчәк.
Владимир Путин Северодвинск шәһәрендә суасты хәрби-диңгез флотын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итә “РИА Новости” агентлыгы.
27 июльдә дәүләт башлыгы эш сәфәре белән Төньяк-көнбатыш федераль округка барды. Ул Адмиралтействода хәрби диңгезчеләрне Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан котлады, шулай ук видеоэлемтә аша “Июль штормы” хәрби өйрәнүләренең барышы белән танышты. Аннары Владимир Путин Санкт-Петербург дәүләт диңгез техник университетында (“Корабелка”) булды, Петербург халкы белән аралашты. Сәфәре барышында Президент ярдәмчесе, Диңгез коллегиясе рәисе Николай Патрушев Владимир Путинга “Русия флотына тугрылык өчен” медален тапшырды.
Владимир Путин Кронштадтта “Адмирал Григорович” фрегатына менде. Әлеге фрегат иртән Петербургка һәм Ленинград өлкәсенә дроннар һөҗүмен кире кагуда катнашкан иде.
Безнең республика да Хәрби-диңгез флоты көнен горурлык белән билгеләп үтте. Башкортстан диңгездән ерак булса да, республика Русия даны өчен хезмәт иткән һәм әле дә хезмәт итүче бик күп искиткеч диңгезчеләрне биргән. Бүген республикада флотта хезмәт иткән 43 меңнән артык ветеран-диңгезче исәпләнә, ә 35тән артык якташыбыз – адмирал.
– Ил флоты тарихына үз исемнәрен мәңгегә язучылар арасында Аскын районында туган һәм урыс-япон сугышында катнашкан диңгез офицеры Сергей Янович та бар. Аның фидакарь гамәлләре нәтиҗәсендә Невельский бугазында Япония флоты корабларының алга баруына юл куелмаган. Соңыннан Сергей Александрович Амур флотилиясенең төзелеш эшләре буенча идарәчесе була, – дип язды Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Хәрби-диңгез флоты көне белән котлавында. – Уфада туган Анатолий Лифшиц Бөек Ватан сугышын тулысынча уза. Каравыл корабларында һәм эскадралы миноносецларда кораб штурманы булып хезмәт итә, 23 союздашлар һәм 20 эчке конвойны саклауда катнаша, Заполярьены азат итә. Анатолий Львович танылган “PQ-17” конвоеннан Британиянең кырык диңгезчесен коткаруда катнашкан. Хәрби хезмәттән соң ул хәрби фәннәр докторы дәрәҗәсен, профессор исемен ала, флоттагы хәрби эш буенча берничә фәнни китап яза.
Нефтекамада туган Игорь Мөхәммәтшин бүген якташларыбызның күркәм традицияләрен дәвам итә. Игорь Тимербулат улы Төньяк һәм Тын океан флотларының суасты көймәләрендә хезмәт иткән, кораб инженерыннан флот вице-адмиралына кадәр юл узган. Бүген ул – кораб төзү, коралландыру һәм коралларны эксплуатацияләү башлыгы, Русия Хәрби-диңгез флоты башкомандующиеның коралландыру буенча урынбасары. Үткән һәм хәзерге геройларның һәрберсенең тормышы һәм хезмәте яшь буын өчен кыйммәтле үрнәк һәм Башкортстанның хәрби данының аерым бер бите булып тора.
Соңгы елларда берьюлы ике диңгез судносының “Уфа” исемен алуы да безнең республиканың Русия Хәрби-диңгез флотын үстерүдәге роле турында сөйли. Алар – 2022 елда стапельдән төшкән суасты көймәсе һәм бер елдан соң суга төшерелгән чик буе патруль корабы.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.