Документ сайлауларны уздырганда тавыш бирүне, тавыш бирүдә катнашучыларның тавышларын санауны күзәтүне тәэмин итү һәм республика территориясендә аның йомгакларын билгеләү өчен Иҗтимагый палатаның, сәяси партияләрнең һәм иҗтимагый оешмаларның хезмәттәшлеген ныгыта.
- Бу килешү без барыбыз да көчләрне берләштерәбез, электораль кырда үзара аңлаешлы һәм ачык элемтә кагыйдәләрен төзибез, партияләр сайлауларның законлылыгын һәм гражданнарның сайлау хокукларын үтәүдә максималь ярдәм күрсәтергә әзер дигәнне аңлата, - дип билгеләде Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов.
- Без сайлауларның легитим, ачык үтүен һәм халыкның бу процесска ышануын бик мөһим дип саныйбыз. Гамәлдәге килешү һәм тавыш бирү процедуралары өчен иҗтимагый контроль мөһим роль уйный, процессны аңлаешлы һәм үтәкүренмәле итә, - дип шәрехләде "Бердәм Русия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.
"Безнең партия мондый килешүләрдә катнаша, чөнки иҗтимагый палаталар билгеләгән күзәтүчеләр үзләрен барган процессларның дөреслегенә объектив шаһитлар итеп күрсәтте, дип саный. Сайлауларның иҗтимагый контроле - илдә инде традиция. Барлык партияләр өчен сайлауларның дөрес, чын булуы мөһим", - дип билгеләп үтте Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Гадел Русия-Патриотлар-Хакыйкать өчен” партиясенең төбәк бүлеге советы рәисе Владимир Нагорный.
“Русия терәге” рәисе Ләйсән Николаева килешүне имзалау уңаеннан үз фикерен белдерде: «Килешү нигезендә, без актив гражданлык позициясе булган күпсанлы әгъзалар белән яңа һәм яшьләрне сәяси эшчәнлеккә җәлеп итә алачакбыз, һәм, әлбәттә инде, уртак тырышлык белән сайлауларны гаделрәк итә алачакбыз дип ышанабыз».
Башкортстанның Иҗтимагый палатасы белән бергәләп күзәтүчеләрне әзерләү һәм барлык процедураларның чисталыгын контрольдә тоту буенча хезмәттәшлек итәргә теләгән партия һәм иҗтимагый оешмалар палата Аппаратына мөрәҗәгать итә ала.
Фото: Башкортстан Иҗтимагый палатасы