Филләр – ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 65 еллыгы уңаеннан бүләк. “Сезнең белән очрашу мөмкинлеге өчен бик шатмын, – дип белдерде Лаос лидеры. – Инде ирешелгән килешүләр турында сөйләшергә һәм яңаларын дәвам итәргә кирәк”. Аннары ул гадәти булмаган бүләккә күчте: “Дипломатик мөнәсәбәтләрнең 65 еллыгы уңаеннан Лаос халкы сезгә һәм Русия Федерациясенә ике фил бүләк итәргә тели”. Владимир Путин бу хәбәрне ишеткәч, елмаеп куйды. “Хуҗалыкта кирәк булыр. Рәхмәт”, – диде ул шаяртып.
Тхонглун Сисулит ачыклык керткәнчә, филләр Санкт-Петербург зоопаркында яшәячәк. “Фил безнең илнең тынычлык һәм иминлек символы булып тора”, – диде Тхонглун Сисулит бүләккә бәйле. Лаосны миллион фил иле дип атыйлар. Мондый исем 1353 елда барлыкка килә, чөнки корольлек кыргый филләр яшәгән гаять зур көтүлекләр белән әйләндереп алынган булган.
Владимир Путин сөйләшүләр файдалы һәм конструктив узды, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр уңышлы үсә, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, Русия белән Лаос арасында узган елда сәүдә күләме 66 процентка арткан, быел үсеш дәвам итә, беренче биш айда товар әйләнеше 20 процентка арткан. Мөнәсәбәтләр күптән башланган: Владимир Путин искә төшергәнчә, Советлар Союзы Лаос халкының бәйсезлек өчен көрәшендә ярдәм иткән. “Ул икътисадны, кораллы көчләрне тергезүдә ярдәм итте. Болар барысы да мөнәсәбәтләрне үстерү өчен бик яхшы тарихи нигез”, – дип ачыклык кертте Русия лидеры. Шул ук вакытта Русия Президенты үзенең Лаос коллегасын Русиянең якын дусты дип атады. “Сез безнең илне бик яхшы беләсез, һәм без сезне Русиянең якын дусты дип саныйбыз. Сез Русиядә еш буласыз”, – диде Владимир Путин.
Сөйләшүләрнең бер нәтиҗәсе Русиядә Лаос яшьләре өчен студентлар квотасы арту булачак. “Русиядә гадәттәгечә Лаос егетләре һәм кызлары белем ала. Без бу эшне дәвам итәргә һәм квотаны арттырырга әзер”, – диде Владимир Путин. Русия лидеры Лаос премьер-министры Сонсай Сипхандонны сентябрьдә үтәчәк Көнчыгыш икътисади форумына чакырды.
Илләр мөнәсәбәтләре турында сөйләгәндә, Владимир Путин быел Кызыл мәйдан буенча Лаос кораллы көчләренең парад расчеты узуын искә төшерде. Тхонглун Сисулит Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүдә катнаша алмавына үкенеч белдерде.
Русия Президенты билгеләвенчә, сөйләшүләр файдалы һәм конструктив үтте. “Эш сәфәре мөнәсәбәтләрнең уңышлы үсүен күрсәтә һәм ике ил дә багланышларның тагын да нәтиҗәлерәк булуын тели”, – диде Владимир Путин. Аның сүзләренчә, Русия һәм Лаос Кытай аша тимер юл элемтәсен оештыру мәсьәләсен карый. Лаостан Владивостокка диңгез контейнер ташуларын киңәйтү мөмкинлеге өйрәнелә. Русия белән Лаосның мәдәни-гуманитар өлкәдә хезмәттәшлеге мөһим әһәмияткә ия, республикада даими рәвештә Русия киносы фестивальләре һәм иҗат коллективлары чыгышлары уза, ил халкы урыс телен өйрәнү белән кызыксына, урыс теле берничә уку йортында укытыла.
Энергетика, тыныч атом өчен яхшы перспективалар бар. “Безнең Лаос дусларыбыз атом-төш технологияләрен энергетикага карамаган өлкәләрдә, медицинада куллануда кызыксыну белдерә”, – дип ачыклык кертте Владимир Путин.
Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча җиде документка кул куелды, шул исәптән атом өлкәсендә хезмәттәшлек буенча юл картасы әзерләнде. Килешүләр Лаос икътисадын арзан һәм экологик яктан хәвефсез энергия белән тәэмин итү өчен нигез булдыра, дип аңлатты Владимир Путин. Лаос “Росатом” катнашлыгында кече куәттәге АЭС төзү белән кызыксына, дип белдерде соңрак журналистларга дәүләт корпорациясенең генеральный директоры Алексей Лихачев.
Русия Президентының Лаос делегациясе белән очрашуы дуслык, үзара аңлашу һәм фикер алышу рухында узды.
“Мәскәүгә эш сәфәре – ике ил хезмәттәшлеген ныгытуда мөһим адым. Русия белән мөнәсәбәтләр ышаныч һәм үзара аңлашу нигезендә төзелә”, – диде Тхонглун Сисулит.
Лаос Президенты илнең кайбер территорияләрен миналардан арындыруда ярдәм иткән өчен Мәскәүгә рәхмәт белдерде. “Киләчәктә без Русия Президенты Владимир Путин белән Лаоста очрашырбыз дип өметләнәбез”, – диде Тхонглун Сисулит.
Шул ук вакытта...
Башкортстан 110 ил белән сәүдә элемтәләрендә тора. Соңгы чорда тышкы сәүдә әйләнеше 6,4 процентка арткан. Аның иң зур өлеше – 75 проценты – Башкортстанның төп партнерлары булган ун илгә туры килә. Тышкы сәүдә әйләнешенең 24 проценты – Кытай белән. Икенче урында – Казахстан. Төркия белән күрсәткечләр дә үсеш алган. Арытаба Беларусь, Берләштерелгән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан, Латвия, Кыргызстан, Нидерланды, Иран.
Башкортстан продукциясе дөньяның 100дән артык иленә озатыла. Экспортның төп өлешен энергетикага карамаган товарлар тәшкил итә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.