"Иң мөһиме, чынлыкта, символик рәвештә элек фронт яны районнары саналган дүрт районны тергезү турындагы карар булды, алар - Куйбышев, Киев, Киров һәм Петров районнары. Фронт линиясе читкәрәк күчкәч, ниһаять, аларга тулысынча игътибар итү мөмкинлеге туды. Анда күпфатирлы 2189 торак йорт зыян күргән яисә җимерелгән, социаль өлкәнең 256 объекты зарарланган", - диде Денис Пушилин Президент белән очрашуда.
Республика Башлыгы сүзләренчә, тергезү эшләренә быел ук керешәчәкләр.
Фото: kremlin