+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
8 август 2025, 04:10

Путин Трамп белән очрашачак

Киләсе атна Владимир Путин һәм Дональд Трамп очрашуы өчен ниятләр вакыты буларак билгеләнде, дип хәбәр итте Русия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков.

Путин Трамп белән очрашачакПутин Трамп белән очрашачак
Путин Трамп белән очрашачак
Исегезгә төшерәбез, Кремльдә Владимир Путин АКШ Президентының махсус вәкиле Стивен Уиткоффны кабул итте.

Очрашу нәтиҗәләре буенча якын көннәрдә Владимир Путин һәм Дональд Трампның очрашуы турында килештеләр, дип хәбәр итә ТАСС Юрий Ушаков сүзләренә сылтама белән.

Хәзер саммитка әзерлек бара. Дәүләт лидерларының очрашу урыны килешенгән, аның турында бераз соңрак игълан итәчәкләр. Кайбер мәгълүматлар буенча, бу Берләшкән Гарәп Әмирлекләре булачак.

"Киләсе атна ориентир буларак билгеләнде, әмма әлеге мөһим очрашуга әзерлекнең күпме вакыт алачагын әлегә әйтүе кыен. Әмма очрашуны киләсе атнада уздыру варианты каралды, һәм без бу вариантка уңай карыйбыз», — дигән ТАСС агентлыгына Юрий Ушаков.

Фото:Кремлин.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас