+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
12 Августа 2025, 04:40

Тарихи саммит, тарихи вакыйга!

Русия Президенты Владимир Путин Аляскада АКШ Президенты Дональд Трамп белән очрашачак8 августта Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трамп “Truth Social” социаль челтәрендә Русия Президенты Владимир Путин белән очра­шуның 15 августта Аляска штатында узачагын игълан итте. Әлеге мәгълүматны Русия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков та раслады. Ул саммитка әзерлекнең актив рәвештә баруын, очрашуда ике ил лидерларының киң даирәдәге мәсьәләләрне тикшерәчәген, әмма төп тема – Украина конфликтын озак вакытка җайга салу булачагын билгеләп узды.

Тарихи саммит, тарихи вакыйга!Тарихи саммит, тарихи вакыйга!
Тарихи саммит, тарихи вакыйга!
– Америка ягы Русия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин белән Дональд Трампның тарихи очрашуы нәкъ менә 15 августта, җомга көнне, Аляскада узачагы турында хәбәр итте, – диде Юрий Ушаков. – Русия һәм АКШ – күр­шеләр, аларны уртак чик тоташтыра. Һәм безнең делегация өчен Беринг бугазы аша очып, АКШ территориясенә керү – иң кулай юл. Ике ил лидерларының әһәми­ятле һәм күптән көтелгән саммитын уздыру өчен Алясканы сайлау – иң дөрес карар.

Шунысын да әйтергә кирәк, Аляска һәм Арктика төбәкләрендә безнең илләрнең икътисади мәнфә­гатьләре дә кисешә, колачлы һәм үзара файдалы проектларны тормышка ашыру өчен яңа офыклар ачыла.

Әлеге очрашуда Президентлар, һичшиксез, Украина кризисын озак вакытка тыныч җайга салу мөмкин­лекләренә аерым игътибар бирә­чәк.
Киләчәккә күз салсак, Владимир Путин белән Дональд Трампның алдагы очрашуын Русиядә уздыру күздә тотыла. Тиешле чакыру АКШ Президентына инде тапшырылды.

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, Мәскәү белән Вашингтон алдагы көннәрдә Аляскадагы очрашуның гамәли һәм сәяси аспектларын җентекләп эшкәртәчәк. Бу, мөгаен, җиңел процесс булмас, әмма без аның өстендә актив һәм тырышып эшләячәкбез.

Исегезгә төшерәбез, 6 августта Русия Президенты Владимир Путин Кремльдә АКШ Президентының махсус вәкиле Стивен Уиткофф белән очрашты. Өч сәгатькә якын дәвам иткән әлеге очрашуда алар Украина кризисы һәм Русия белән АКШ арасында стратегик ­ үстерү перспективалары хакында фикер алыштылар.
Очрашудан соң Русия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков журналистларга әңгәмәнең нечкә­лекләрен бәян итте. “Бик файдалы һәм конструктив сөйләшү булды. Аның төп темалары: Украина кризисы һәм АКШ белән Русия арасын­да стратегик хезмәттәшлекне үсте­рү перспективалары”, – диде ул.

Юрий Ушаков билгеләвенчә, АКШ Президентының махсус вәкиле Стивен Уиткофф Русиягә сәфәре вакытында Владимир Путин, Дональд Трамп һәм Владимир Зеленскийның өч яклы очрашуы мөмкинлеген дә телгә алган, әмма Русия ягы бу тәкъдимне шәрех­ләүдән тыелып, ике яклы саммитка әзерлеккә игътибарны юнәлтергә тәкъдим иткән. Президент Владимир Путин белдерүенчә, ул Владимир Зеленский белән очрашуга каршы түгел. Әмма моның­ өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк, дип белдерде Русия башлыгы Кремльдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре лидеры Мөхәммәд бән Заид Әл Нахайян белән очрашу нәтиҗәләре буенча журналистлар белән аралашканда.

Политолог Игорь Шатров фике­ренчә, Русия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин белән Дональд Трампның Алясканы очрашу урыны итеп сайлавы – аларның арадашчыларны сөйләшүләр процессына җәлеп итәргә теләмәү­ләрен күрсәтә.

“Алясканы сайлау – ике Президентның да уникаль һәм акыллы карары. Владимир Путин белән Дональд Трамп, әлбәттә, Украина мәсьәләсе буенча уртак фикергә киләчәк, һәм алар сөйлә­шүләрдә өченче якның кирәге юк дип саныйлар. Шуңа күрә Владимир Зеленский һәм Европа җитәкчеләренең катнашуыннан, сөйләшүләр өчен башка мәйдан­чыклардан да баш тарттылар, – дип ассызыклады политолог.

Сөйләшүләрнең төп темасы, әлбәттә, Украина мәсьәләсе булачак, дип саный эксперт.

“Бу очрашу – Русия тарихында беренче тапкыр Аляска штатына эш сәфәре. Бу сәфәр бик перспективалы, бәлки, кайчан да булса аны яңа эраның башлануы дип тә искә алырлар. Ә киләсе очрашу Русиядә булачак, чөнки Дональд Трамп инде Владимир Путиннан безнең илдә киләсе саммитны уздырырга чакыру алды”, – диде Игорь Шатров.

Президент Владимир Путинның Аляскага планлаштырылган эш сәфәре – тарихи вакыйга, чөнки әлегә кадәр бер генә Русия лидеры да әлеге штатта булмаган. Совет чорында АКШка Никита Хрущев, Алексей Косыгин, Леонид Брежнев килгән. Михаил Горбачев Америка Кушма Штатларында өч тапкыр, Борис Ельцин биш тапкыр булган. Русия Президенты Владимир Путин­ның АКШка соңгы сәфәре ун ел элек – 2015 елның сентябрендә узган иде.
Аляска губернаторы Майк Данливи үз штатын Владимир Путин белән Дональд Трампның очрашуы өчен иң уңайлы урын дип атады. Төбәк башлыгы сүзләренчә, Аляска гасырлар дәвамында илләр арасында күпер булып хезмәт иткән.

“Бүген без дөньяның иң мөһим төбәкләренең берсендә дипломатия, сәүдә һәм иминлек өчен капка булып калабыз”, – дип язган Майк Данливи үзенең социаль челтә­р­дәге битендә.

Американың CNN телеканалы сайтында “Трамп һәм Путинның Аляскадагы саммиты Украинаның җиңелүгә баруын күрсәтә” дигән баш астында мәкалә дөнья күрде. CNN саммит тирәсендәге хәл-шартларның Русия өчен уңайлы булуын билгеләп үтә. Русиягә карата санкцияләр белән янау юкка чыкты. CNN шулай ук Русия гаскәрләренең уңышларына да игътибарны юнәлтте.

Элегрәк “New York Times” гәзите үз чыганакларына сылтама белән Европа илләренең Русия Президенты Владимир Путин белән Америка лидеры Дональд Трампның Украина мәсьәләсе буенча мөстә­кыйль рәвештә килешүгә килү мөмкинлегеннән борчылуын хәбәр иткән иде. Басма чыганаклары мәгълүматлары буенча, Европа илләре Зеленскийның Путин һәм Трамп очрашуында булуына ирешергә тырыша. Европалылар шулай ук сөйләшүләр процессында үзләре дә катнашырга тели, әмма бу шикле, дип ассызыклый гәзит.

Киев режимы теләсә нинди чаралар белән Русия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трампның Аляскада очрашуына комачауларга тырышачак, дип кисәтте социаль челтәрләрдә Венгриянең фундаменталь хокуклар үзәге аналитигы Золтан Кошкович.

“Якын көннәрдә Киев Аляскада тыныч сөйләшүләрне өзү өчен барысын да эшләргә тырышачак”, – дип язды ул. Эксперт сүзләренә караганда, Украинаның бу гамәл­ләренә аларның Европа иганәче­ләре, бигрәк тә Бөек­британия, ярдәм кулы сузарга тырышачак.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас