+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
15 август 2025, 04:45

Владимир Путин Ким Чен Ын белән сөйләште

Русия Президенты Владимир Путинның Корея Халык Демократик Республикасы Дәүләт эшләре рәисе Ким Чен Ын белән телефоннан сөйлә­шүе булды.

Владимир Путин Ким Чен Ын белән сөйләштеВладимир Путин Ким Чен Ын белән сөйләште
Владимир Путин Ким Чен Ын белән сөйләште


Русия Президенты Корея лидерын якынлашып килүче милли бәйрәм – 15 августта Япониянең колониаль хакимлегеннән азат ителүнең 80 еллыгы белән җылы котлады. Ким Чен Ын ассызыклавынча, КХДРда бу бәйрәмне гомум дип саныйлар, басып алучылар белән көрәштә Кызыл Армиянең роле турында хәтерне саклыйлар.


Ике як та 2024 елның 19 июнендә Пхеньянда Русия белән КХДР арасында төзелгән Күләмле стратегик партнерлык турындагы килешүнең барлык юнәлешләре буенча дуслык, татулык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүгә ышанычын раслады.


Владимир Путин Корея Халык Демократик Республикасы тарафыннан Курск өлкәсе территориясенә бәреп кергән Киев режимы хәрбиләреннән азат итү барышында күрсәтелгән ярдәмне югары бәяләде.


Русия Президенты Ким Чен Ынга АКШ Президенты Дональд Трамп белән булачак сөйләшүләр турында хәбәр итте.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас