+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 август 2025, 04:35

Владимир Путин Русия-Америка сөйләшүләренә йомгак ясады

Америка Кушма Штатларыннан кайткач, Президент Владимир Путин Русия-Америка сөйләшүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә уздырды. Дәүләт башлыгы Президент Хакимияте, Хөкүмәт, Дәүләт думасы, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә Аляскадагы очрашу нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерде.

Владимир Путин Русия-Америка сөйләшүләренә йомгак ясадыВладимир Путин Русия-Америка сөйләшүләренә йомгак ясады
Владимир Путин Русия-Америка сөйләшүләренә йомгак ясады
– Шуны билгеләп үтәсем килә: эш сәфәре бик вакытлы һәм файдалы булды. Без үзара хезмәттәшлекнең барлык юнәлешләре буенча диярлек, әмма иң беренче чиратта Украинадагы кризисны гадел нигездә хәл итү мөмкинлеге турында сөйләштек. Әлбәттә, бу кризисның сәбәпләре хакында да сүз алып бардык. Җайга салу нигезенә нәкъ менә шул беренчел сәбәпләрне бетерү салынырга тиеш, – диде Владимир Путин. – Мондый югары дәрәҗәдәге сөйләшүләрне күптән алып барганыбыз юк иде. Без хәрби хәрәкәтләрне тизрәк туктату кирәклеген аңлаган Америка хакимиятенең карашын да хөрмәт итәбез. Без дә моны тыныч юл белән хәл итәргә теләдек һәм телибез. Аляскадагы сөйләшү бик ачык, эчтәлекле булды һәм, минемчә, бу безне кирәкле карарларга якынайта.

Фото: kremlin.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас