

АКШ Президенты Дональд Трамп Русия һәм Украина лидерлары Владимир Путин һәм Владимир Зеленский сөйләшүләренә әзерлекне башлады. Бу хакта ул «Truth Social» социаль челтәрендә Европа Берлеге илләре башлыклары һәм Зеленский белән сөйләшүдән соң игълан итте.
Трамп сүзләренчә, Русия һәм Украина координациясе белән Кушма штатлар вице-президенты Джей ди Вэнс, дәүләт секретаре Марко Рубио, шулай ук Америка лидерының махсус вәкиле Стив Уиткофф шөгыльләнәчәкләр.
Зеленский раславынча, очрашуны Америка хакимияте аша Русия ягы сораган. Ул узганнан соң Дональд Трамп катнашлыгында өч яклы очрашу өстендә эш башланачак.
Зеленский Путин белән очрашуның "теләсә нинди форматына" әзер булуын ассызыклый. Төгәл дата аныкланмый, әмма Германия канцлеры Фридрих Мерц, яклар якындагы ике атна эчендә очрашачак, дип белдерде.
«Axios» журналисты Барак Равид, шулай ук, Трамп Путин белән Зеленский очрашуын август ахырына кадәр уздырырга өметләнә, дип фаразлады.
Фото: Гавриил Григоров / РИА Новости