+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 август 2025, 04:30

Саммит Украинада тынычлык урнашуга ышаныч уята

Русия Президенты Владимир Путин Аляскада АКШ Президенты Дональд Трамп белән очрашты 15 августта Русия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин белән Дональд Трамп Аляска штатының Анкоридж шәһәрен­дәге “Эльмендорф-Ричардсон” хәрби базасында очрашты. Бел­гечләр билгеләвенчә, Владимир Путин белән Дональд Трампның бу очрашуы тарих дәреслек­ләренә кереп калачак. Тарихи саммит “тынычлыкка омтылыш” девизы астында узды. Ике ил җитәкчеләре әлегә нәтиҗәләрне игълан итмәсә дә, Украинадагы кризисны чишүдә алга китеш булуын аңларга мөмкин. Владимир Путин Дональд Трамп белән бу хәрби конфликтны тәмамлауга өмет баглавын белдерде.

Саммит Украинада тынычлык урнашуга ышаныч уятаСаммит Украинада тынычлык урнашуга ышаныч уята
Саммит Украинада тынычлык урнашуга ышаныч уята
Лидерлар бер-берсен чын күршеләрчә дустанә каршы алды. Дональд Трамп кызыл келәмнән атлап килүче Владимир Путинга кул чапты. Ике ил башлыгы сөйләшүләр узачак урынга АКШ Президенты машинасында барды.

Русия белән АКШ арасы – нибары дүрт чакрым гына. “Илләребез океаннар белән аерылса да, без бик якын күршеләр. Очрашуга килеп, самолеттан төшкәч мин: “Хәерле көн, хөрмәтле күршеләребез!” – дидем”, – диде Владимир Путин Дональд Трамп белән сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча уртак матбугат конференциясендә.

Аляскадагы саммит – соңгы дүрт елда Русия-Америка мөнәсәбәтләрендә иң югары дәрәҗәдәге беренче очрашу. Ике ил арасындагы элемтәләр “салкын сугыш” чорыннан бирле иң түбән ноктага кадәр төшкән иде. Русия Президенты билгеләвенчә, бүгенге хәл ике яклы мөнәсәбәтләргә дә, гомумән, халыкара тотрыклылыкка да кире йогынты ясый. Ул шулай ук каршылыктан сөйләшү процессына күчү юлы белән хәлне тизрәк яхшыртырга кирәклеген ассызыклады. “Бу яктан ике дәүләт башлыгының шәхси очрашуы көн кадагындагы мәсьәлә иде”, – дип белдерде Владимир Путин.

Аляскада Владимир Путин белән Дональд Трамп өч сәгатьтән артык аралашты. Очрашу “өчкә-өч” форматында узды. Ил җитәкчеләреннән тыш, анда Русиядән – Чит ил эшләре министры Сергей Лавров һәм Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков, АКШтан – дәүләт секретаре Марко Рубио һәм АКШ Президентының махсус вәкиле Стивен Уиткофф катнашты. Төп тема – Украинадагы кризисны җайга салу. Журналистлар алдында чыгыш ясап, лидерлар әлеге мәсьәләдә алга китеш булуын искәртте.

Русия Президенты белдерүенчә, Аляскада төзелгән килешүләр Украина мәсьәләсен хәл итү һәм, гомумән, Мәскәү белән Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләрне тергезү өчен нигез булачак.

Русия Украинадагы кризиска чик кую белән кызыксына һәм Америка хакимиятенең андагы хәлне чишүдә ярдәм итәргә теләвен күрә. Шул ук вакытта Мәскәү Украинаның иминлеге өчен эшләргә әзер. “Мин Президент Трамп белән килешәм, ул бүген бу хакта әйтте, Украинаның иминлеге дә тәэмин ителергә тиеш, – дип белдерде Владимир Путин. – Без һәрвакыт украин халкына карата җылы мөнәсәбәттә булдык, безнең тамырларыбыз бер. Украинада барган хәлләр – фаҗига һәм зур кайгы. Шуңа күрә Русия моңа чик кую турында чын күңелдән кызыксына”.

Русия өчен Украинадагы вакыйгалар илнең иминлегенә зур янау белән бәйле, шуңа күрә җайга салу озак вакытка булырга тиеш, дип ассызыклады Владимир Путин. “Моның өчен кризисның барлык сәбәпләрен бетерергә, Русиянең барлык законлы мәнфәгатьләрен исәпкә алырга, Европада һәм бөтен дөньяда иминлек өлкәсендә гадел балансны тергезергә кирәк. Без ирешкән уртак фикер шул максатка якынаерга ярдәм итәр һәм Украинада тынычлыкка юл ачар дип ышанасы килә”, – дип белдерде Русия лидеры.

Владимир Путин Киев һәм Европа илләре җитәкчеләре боларның барысын да уңай рухта кабул итәрләр һәм бернинди каршылык та күрсәтмәсләр, провокацияләр яки яшерен интригалар аша алга китешкә комачауламас дигән өмет белдерде.

Русия һәм АКШ Президентлары очрашу нәтиҗәләре буенча ирешелгән конкрет килешүләр турында сөйләмәде. Шуңа карамастан, Кремльдә киләчәккә зур өмет белән карыйлар. “Минемчә, сайланган юлдан тайпылмый хәрәкәт итсәк, Украинадагы низагны тизрәк тәмамлый алырбыз дигән фикергә килергә барлык нигезләр дә бар”, – дип белдерде Владимир Путин. Ул Дональд Трамп белән элемтәне бик яхшы, эшлекле һәм ышанычлы дип бәяләде. Владимир Путин шулай ук, Дональд Трамп 2020 елда АКШ Президенты булса, Украинадагы хәрби бәрелеш башланмас та иде, диде.

Мәскәү белән Вашингтон арасындагы ике яклы хезмәттәшлектә дә алга китеш күзәтелә. “Илләребезгә яңадан хезмәттәшлеккә кайтырга кирәк”, – диде Владимир Путин саммит нәтиҗәләре буенча. Ике илне уртак тарихи мирас та бәйли – Аляскада Икенче бөтендөнья сугышы елларында ленд-лиз килешүе буенча хәрби самолетлар һәм башка техника китерү өчен легендар авиамагистраль башланган. “Бу мирас безгә яңа этапта, хәтта иң катлаулы шартларда да, үзара файдалы тигез хокуклы мөнәсәбәтләрне тергезергә ярдәм итәчәк”, – дип белдерде Русия лидеры.

Президент сүзләренчә, Аляскада узган сөйләшүләр җентекле һәм файдалы булган. “Иң мөһиме – ике як та яхшы нәтиҗәләргә ирешүгә ышана, – дип ассызыклады Владимир Путин. – Без АКШ Президентының нәрсәгә ирешергә теләвен аңлыйбыз. Дональд Трамп үз иленең чәчәк атуы турында чын күңелдән кайгырта һәм шул ук вакытта Русиянең дә үз дәүләт мәнфәгатьләре булуын яхшы аңлый”.

Дональд Трамп сөйләшүләрне бик уңышлы дип атады һәм зур алга китеш күзәтелүен билгеләп үтте. АКШ Президенты уртак эшне дәвам итәчәген һәм Украинада тынычлык урнашуга өмет баглавын белдерде.

Америка Кушма Штатларыннан кайткач, Президент Владимир Путин Русия-Америка сөйләшүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә уздырды. Дәүләт башлыгы Президент Хакимияте, Хөкүмәт, Дәүләт думасы, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә Аляскадагы очрашу нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерде.

– Шуны билгеләп үтәсем килә: эш сәфәре бик вакытлы һәм файдалы булды. Без үзара хезмәттәшлекнең барлык юнәлешләре буенча диярлек, әмма иң беренче чиратта Украинадагы кризисны гадел нигездә хәл итү мөмкинлеге турында сөйләштек. Әлбәттә, бу кризисның сәбәпләре хакында да сүз алып бардык. Җайга салу нигезенә нәкъ менә шул беренчел сәбәпләрне бетерү салынырга тиеш, – диде Владимир Путин. – Мондый югары дәрәҗәдәге сөйләшүләрне күптән алып барганыбыз юк иде. Без хәрби хәрәкәтләрне тизрәк туктату кирәклеген аңлаган Америка хакимиятенең карашын да хөрмәт итәбез. Без дә моны тыныч юл белән хәл итәргә теләдек һәм телибез. Аляскадагы сөйләшү бик ачык, эчтәлекле булды һәм, минемчә, бу безне кирәкле карарларга якынайта.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас