+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
22 август 2025, 05:45

Контракт төзергә кирәк булмаячак

Русия Президенты Владимир Путин табибларның махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкалары белән бәйле кыенлыкларны җайга салырга кушты.

Контракт төзергә кирәк булмаячакКонтракт төзергә кирәк булмаячак
Контракт төзергә кирәк булмаячак
Дәүләт башлыгы Хөкүмәтне медикларны хәрби хезмәт турында контракт төземичә алгы сызыкка кертү мөмкинлекләрен өйрәнергә чакырды. Бу Кремльнең рәсми сайтында бастырылган йөкләмәләр исемлегеннән күренә.

Элегрәк Владимир Путинга табибларны хәрби бәрелеш сызыгы янында госпитальләрдә эшләү өчен озак вакытлы контрактларга кул куярга мәҗбүр итүләре турында хәбәр иткәннәр иде.

Пунктларның берсеннән күренгәнчә, дәүләт башлыгы Хөкүмәт әгъзаларына махсус операциягә барырга теләүче медикларга килешү төзергә кирәк булмаган вариантларны карарга тәкъдим итте.

Фото: лента.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас