

Шулай ук, сөйләшүдә Русия белән Согуд Гарәбстаны арасындагы сәяси, сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекнең көнүзәк мәсьәләләре каралды. “ОПЕК+” форматында глобаль энергетика базарының тотрыклылыгын тәэмин итүдәге уртак эшкә югары бәя бирелде. Алга таба төрле дәрәҗәләрдә хезмәттәшлекне дәвам итү турында килешенде.
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефоннан сөйләшкәндә Владимир Путин Аляскада узган Русия-Америка очрашуын югары бәяләде. Лидерлар Украинадагы хәлне тикшерде. Владимир Путин Истанбулда Русия һәм Украина вәкилләре арасында сөйләшүләр уздыруда Төркиянең ярдәмен уңай бәяләде.