

Дүшәмбе Президент вице-премьер Дмитрий Григоренконы кабул итте.
Очрашуда Хөкүмәт Рәисе урынбасары "Дәүләт хезмәтләре" порталында санлы рәвештә 1600дән артык төрле дәүләт хезмәтләре һәм сервислар алырга мөмкин булуы турында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген "Дәүләт хезмәтләре"н "Тормыш ситуацияләре"нә күчерү буенча эш алып барыла. Аның мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә "Дәүләт хезмәтләре"ндә 35 "тормыш ситуациясе" җайга салынган, алар - документларны югалту, башка төбәккә күченү, биналарны яңадан планлаштыру, күпбалалы гаилә һәм башкалар.
"Хәтта ауга һәм балыкка чыгу да", - дип игътибар итте Путин.
Үз чиратында Григоренко хәбәр иткәнчә, бу - бик кирәкле тормыш ситуациясе, чөнки төймәгә басып кына рөхсәт рәсмиләштерү бик уңайлы.
Шулай ук Президент билгеләп үткәнчә, спорт ярышларында гаиләләр катнашуы ихтыяҗ буенча өченче урында тора.
"Менә спорт ярышларында катнашу да, карагыз, популяр, өченче урында... Күпбалалы гаиләләр - 124 мең. Бик яхшы", - дип билгеләде Путин.
Фото: © РИА Новости / POOL