Быел Русиянең атом тармагына – 80 ел. Дәүләт башлыгы күренекле галим, атом-төш үзәгенең беренче фәнни җитәкчесе, совет атом проекты авторларыннан берсе булган Юлий Харитонның һәйкәленә чәчәкләр салды.
Аннары Президент Русия федераль атом-төш үзәгендә аерым әһәмияткә ия шәһәрләрдәге фәнни-мәгариф инфраструктурасына багышланган күргәзмәне карады. Владимир Путинга Саров, Снежинск, Лесной, Железногорск һәм Обнинск шәһәрләрендәге фәнни үзәкләрнең казанышлары күрсәтелде. Аңа Русиянең югары технологияле фәнни үзәкләренең детальләштерелгән макетларын күрсәттеләр.
“Росатом” башлыгы Алексей Лихачев күргәзмә буенча экскурсия үткәреп, Русия Президентына дәүләт башлыгының Саровка сәфәрләренә багышланган истәлекле альбом тапшырды. Русия лидеры бу ябык атомчылар шәһәрендә 2003, 2009, 2014, 2020 һәм 2023 елларда булды. Альбом тышлыгы Владимир Путинның мәшһүр “Аю үзенең тайгасын беркемгә дә бирмәячәк” дигән цитатасы белән бизәлгән.
Күргәзмәне оештыручылар Владимир Путинга 2000 еллардан башлап атом сәнәгатен тергезүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Президент билгеләвенчә, “Росатом” дәүләт корпорациясен булдыру белән Сергей Кириенко шөгыльләнгән, хәзер ул – Президент Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары. Ул “Росатом”ны 2005-16 елларда җитәкли. Владимир Путин Сергей Кириенкога атом сәнәгате үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Үзәктә булганда Президент атом тармагы предприятиеләренең яшь хезмәткәрләре белән очрашты. Аның кысаларында Президент үзәк коллективына “Фидакарь хезмәт өчен” орденын тапшырды. Югары бүләкне атом-төш үзәге директоры Валентин Костюков дәүләт башлыгы кулыннан кабул итеп алды.
Владимир Путин атом тармагы хезмәткәрләренең ил өчен ышанычлы атом-төш калканы булдырудагы һәм аның бәйсез, суверен үсешен тәэмин итүдәге казанышларын аерым ассызыклады.
“Иминлегебез, куәтле технологияләребез һәм, иң мөһиме, бәйсез, суверен үсешебез өчен без ветераннарга бурычлы, алар алдында баш иябез, – диде дәүләт башлыгы. – Тармакка нигез салучылар илебезнең ныклы атом-төш калканын булдыру өчен генә түгел, дөньяда беренче булып тыныч атом ил һәм бөтен кешелек файдасына эшләсен өчен тырыштылар”.
Владимир Путин, шулай ук, үз гомерләрен, сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, беренче атом-төш корылмаларын җыйган, атом полигоннары һәм станцияләр, реакторлар, бозваткычлар, су асты көймәләре төзегән галимнәрнең, эшчеләрнең һәм инженер-атомчыларның батырлыгын да билгеләп үтте.
Президент “Росатом”ны яңа энергия блоклары төзелешендә глобаль лидер дип атады һәм, яңа принципиаль карарлар – тиз нейтроннарда, йомык цикл белән дүртенче буын энергия системасы барлыкка килүен ассызыклады. “Бу радиоактив калдыклардан котылырга һәм атом энергетикасы потенциалын күп тапкырлар арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, – диде ул.
Очрашуда катнашучылар Көнбатыш белән мөнәсәбәтләр турында сораштылар. “Безнең дустанә булмаган илләр юк, бездә кайбер илләрдә дустанә булмаган элиталар бар”, – дип белдерде Владимир Путин. “Анда пропаганда, әлбәттә, эшли һәм сугышны безнең башлавыбыз турында сөйлиләр, һәм алар үзләре 2014 елда Донбассның тыныч халкына каршы танклар һәм авиацияне кулланып, сугыш башлаганнарын оныталар. Менә шунда сугыш башланды, ә без аны туктату өчен барысын да эшлибез”, – диде ул.
Русия Президенты очрашу барышында АКШ белән мөнәсәбәтләрне тергезү перспективаларына да бәя бирде. Бу мөнәсәбәтләр хәзерге вакытта бик түбән дәрәҗәдә, дип билгеләде дәүләт башлыгы. “Әмма Президент Дональд Трампның хакимияткә килүе белән, минемчә, тоннель ахырында яктылык күренә башлады”, – диде Владимир Путин.
Аляскадагы саммитта АКШ Президенты белән күптән түгел булган сөйләшүне ул нәтиҗәле, эчтәлекле һәм ачыктан-ачык дип атады. “Элемтәләр безнең министрлыклар, ведомстволар, компанияләр дәрәҗәсендә дәвам итә. Мин башкарылган беренче адымнарның безнең мөнәсәбәтләрне тергезүдә зур эшнең башы гына булуына ышанам”, – диде Русия Президенты.
Владимир Путин билгеләп үтүенчә, бу процессның уңышка ирешүе Мәскәүгә генә түгел, ә барыннан да элек, Көнбатышка бәйле. “Мин ышанам, гамәлдәге Президентның лидерлык сыйфатлары мөнәсәбәтләрне тергезүнең нигезе булып тора, һәм бу юнәлештә безнең уртак эшебезнең темпы сакланыр дип өметләнәм”, – диде Русия Президенты.
Владимир Путин сүзләренчә, Русия өчен үзенең суверенитетын саклау гаять зур әһәмияткә ия, чөнки аннан башка илебез яши алмаячак. “Хәзерге вакытта бөтен Көнбатыш Европа, асылда, суверенитеттан мәхрүм ителгән. Әмма Русия андый юл белән бара алмый. Суверенитет югалса, Русия яшәүдән туктаячак. Үз яшәешебезне саклау һәм үсешне тәэмин итү өчен, безне алда вакыт сынавы көтә – без аны уңышлы узарга тиеш”, – диде ул.
Русия Президенты атом тармагы хезмәткәрләре белән очрашуда аның нәрсә турында хыяллануы хакында да сорау бирелде. Әңгәмәдә катнашучыларның берсе, “Росатом”ның студентлар берлеге җитәкчесе Владимир Кузнецов, үзенең киләчәккә планнары белән уртаклашты: укуын дәвам итү һәм илебезгә файда китерү теләге турында сөйләде. Моннан тыш, егет зур һәм тату гаилә корырга хыяллана.
– Ә Сез нәрсә турында хыялланасыз? – дип сорады студент дәүләт башлыгыннан.
– Сезнең барлык хыялларыгыз да тормышка ашсын өчен тырышып эшләргә, – дип җавап кайтарды Владимир Путин залда катнашучыларның алкышлары астында. – Бу – минем төп бурычым.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.