+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
31 август 2025, 07:56

Радий Хәбиров Краснуй Лучның 7нче мәктәбендә булды

Башкортстан·Башлыгы·Радий·Хәбиров·Луганск·Халык·Республикасына·эш·сәфәре·вакытында·Красный·Лучның·7нче·мәктәбендә·булды,·анда·төбәк·ярдәме·белән·капиталь·ремонт·үткәрелә.

Радий Хәбиров Краснуй Лучның 7нче мәктәбендә булдыРадий Хәбиров Краснуй Лучның 7нче мәктәбендә булды
Радий Хәбиров Краснуй Лучның 7нче мәктәбендә булды

 

Исегезгә төшерәбез, эшләргә 2022 елда керештеләр. Атышлардан зыян күргән уку йортында берничә этапта түбә, тәрәзә, ишекләр, эчке бизәкләр, идәннәр, керү урыны, инженерлык челтәрләре – җылыту, су белән тәэмин итү, канализация системалары яңартылган.

Планда - быел ноябрьгә кадәр мәктәп казанлыгын реконструкцияләүне тәмамлау, ә киләсе елда фасадны, спорт корылмаларын ремонтлау һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү.

Мәктәп 600 балага исәпләнгән. Биредә икенче чиректән 300гә якын бала, шул исәптән 17 беренче сыйныф укучысы укырга керешергә планлаштыра.

Белем көнен һәм беренче чирекне укучылар 4нче мәктәптә үткәрәчәк, чөнки капиталь ремонттан соң азык-төлек блогына җиһазлар урнаштырырга кирәк, алар якын арада Луганск Халык Республикасы хакимияте ярдәме белән кайтарылачак.

Красный Лучның 7нче мәктәбенең педагогик коллективы Башкортстан җитәкчелегенә дуслыклары, ярдәмнәре һәм республика үсешендә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Радий Хәбиров укытучыларны якынлашып килүче уку елы белән котлады һәм Башкортстан төзүчеләренә барлык эшләрне билгеләнгән вакытта тәмамларга кушты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас