+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
2 сентябрь 2025, 04:20

Владимир Путин – Пекинда төп кунак

Русия Президенты дүрт көнлек эш сәфәре белән Кытайда Русия Президенты Вла­димир Путин Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин чакыруы буенча 31 августта Кытайга килде, аның эш сәфәре дүрт көн дәвам итәчәк. Русия лидеры Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) саммитында катнашачак. Анда ул Кытай коллегасы белән мөһим очрашу уздырачак, моннан тыш, Владимир Путин Пекиндагы хәрби парадта төп кунак булачак.

Владимир Путин – Пекинда төп кунакВладимир Путин – Пекинда төп кунак
Владимир Путин – Пекинда төп кунак
Владимир Путин Русия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне халыкара сәясәттән мәдәният, сәнгать һәм спортка кадәр төрле өлкәләрдә югары бәяләде. “Синьхуа” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында ул Кытайга эш сәфәренең көн тәртибе һәм ике илнең бер-берсенә һәм дөньяга нәрсә бирә алуы турында сөйләде.

31 августтан 1 сентябрьгә кадәр Тяньцзинь шәһәрендә ШОС Дәүләт башлыклары советы утырышы узды. Анда, Русия һәм Кытай белән беррәттән, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан, Һиндстан, Пакистан, Иран һәм Беларусь илләре вәкилләре катнашты. ШОС – планета халкының яртысы диярлек яшәүче илләрне берләштерүче, дөньякүләм тулаем продуктның өчтән береннән артыгы җитештерелүче иң абруйлы халыкара структураларның берсе. Әфганстан һәм Монголия саммитта күзәтүче илләр сыйфатында катнашты, тагын 14 дәүләт вәкилләре диалог буенча партнер статусында булды.

31 августта Русия Президенты Владимир Путин Кытайның Тяньцзин шәһәрендә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) саммиты мәйданчыгына килде. Русия лидерын КХР Рәисе Си Цзиньпин каршы алды, лидерлар бер-берсен кул кысышып сәламләде. Саммит хуҗасы Владимир Путинны үзенең хатыны Пэк Лиюань белән каршы алды. Шуннан соң фотога төшерү тантанасы булды. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: саммит узучы күргәзмә үзәгендә оркестр Владимир Путинны “Калинка” көе белән каршы алды. Аннары Русия лидеры башка делегацияләр башлыклары һәм КХР Рәисенең чакырылган кунаклары белән бергә тантаналы кабул итүдә катнашты.

Кытайда ШОС саммиты кырларында Русия Президенты Владимир Путин Әрмәнстан Премьер-министры Никола Пашинян белән очрашты.
Рәсми программа 1 сентябрь иртәсендә башланды. Дәүләт башлыклары советы утырышында 2024 һәм 2025 елларда ШОС эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү, берләшмәне модернизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Лидерлар, шулай ук, төбәк һәм халыкара көн тәртибендәге мөһим темаларны да тикшерде.

Очрашу ахырында 20гә якын документка кул куелды. Алар арасында ШОС дәүләтләренең уртак алымнарын чагылдыручы Тяньцзинь декларациясе булды. Икенче мөһим документ – 2035 елга кадәр оешманы үстерү стратегиясе. Моннан тыш, саммитта Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 80 ел тулу уңаеннан ШОСның тынычлык һәм үсеш максатларына тугрылыгы турында гариза, Лаоска диалог буенча партнер статусын бирү турында карар да кабул ителде.
Шул ук көнне, 1 сентябрьдә, “ШОС плюс” форматында очрашу үтте. Анда күзәтүче дәүләтләр, шулай ук диалог буенча партнерлар чакырылган иде. Саммит кысаларында дистәдән артык очрашу узды.

Очрашуларның берсе – Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән. Бу – аларның быел беренче очрашуы, дип белдерде Русия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков. Аерым алганда, Владимир Путинның Һиндстанга декабрьдә булачак эш сәфәренә әзерлек турында сөйләштеләр. Ул искә төшергәнчә, илләрне аеруча өстенлекле стратегик партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли, Владимир Путин белән Нарендра Моди ел саен шәхсән очрашырга сүз куешкан.

Һиндстан җитәкчесе белән әңгәмәдән соң Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән дә очрашу каралган. Лидерлар телефон аша даими аралаша, аларның бу очрашуы быел беренче булачак. Көн тәртибендә – ике яклы хезмәттәшлек һәм халыкара мәсьәләләр. Украина конфликтын җайга салу турында да сөйләшү көтелә. Юрий Ушаков Төркиянең тынычлык процессында мөһим роль уйнавын билгеләде (Төркия сөйләшүләр өчен мәйданчык тәкъдим итә). Владимир Путин белән Рәҗәп Тайип Эрдоган Якын Көнчыгыштагы хәл турында да фикер алыштылар.

Русия лидерының тагын бер әңгәмәдәше – Иран Президенты Масуд Пезешкиан. Гыйнварда ул Мәскәүгә эш сәфәре кылды, шул ук вакытта ике арада тулы күләмле стратегик партнерлык турында килешү төзелде. “Күптәнге партнерлар, сөйләшер нәрсәләр бар, шул исәптән Иранның атом-төш программасы тирәсендәге хәл турында да”, – дип аңлатты Юрий Ушаков.

Бүген Владимир Путин Пекинга барачак. Анда аның катнашлыгында беренче чара – “Русия-Кытай-Монголия” составында өч яклы очрашу булачак. Бу – мондый форматтагы җиденче чара, дип ачыклык кертте Юрий Ушаков. Аның сүзләренә караганда, узган өч елдагы эшкә йомгак ясалачак, алга таба хезмәттәшлек планнары билгеләнәчәк.

Аннары Русия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы арасында сөйләшүләр узачак. Башта делегацияләр киңәйтелгән составта очрашачак. Русия ягыннан, Владимир Путиннан тыш, өч вице-премьер – Денис Мантуров, Александр Новак, Дмитрий Чернышенко, уннан артык министр катнашачак. Сөйләшүләрдә, шулай ук, федераль хезмәтләр, дәүләт корпорацияләре башлыклары һәм бизнес вәкилләре катнашачак.

Си Цзиньпин белән булачак очрашу зур әһәмияткә ия. Төрле өлкәләрдә илләрнең хезмәттәшлеге төп тема булачак дип көтелә. Сөйләшүләр барышында лидерлар иң мөһим глобаль һәм төбәк проблемаларына кагылачак. АКШ белән мөнәсәбәтләр турында да сүз булачак. Владимир Путин хезмәттәшенә Аляскада Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трамп белән очрашу нәтиҗәләре турында хәбәр итәчәк. Сөйләшүдә лидерлар Якын Көнчыгыштагы хәлне һәм алда торган эре саммитларны да тикшерәчәк.

Кытай Халык Республикасы белән сөйләшүләр тәмамланганнан соң, башка илләр лидерлары белән дә очрашулар көтелә. Алар арасында Пакистан Президенты Асиф Али Зардари, Сербия лидеры Александр Вучич (Владимир Путин Мәскәүдә 9 майда аның белән очрашты), Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев бар.

3 сентябрьдә Владимир Путин милитаристик Японияне җиңүнең 80 еллыгына һәм Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган тантаналы чараларда катнашачак. Ул анда төп кунак булачак. Моны Кытай ягы аерым билгеләп үтә. КХР чит ил эшләре министры ярдәмчесе Хун Лэй белдерүенчә, Владимир Путинның сәфәре Русия белән Кытай арасында киң колачлы стратегик партнерлыкның югары дәрәҗәсен ассызыклаячак. “Бу ике илнең Икенче Бөтендөнья сугышында Җиңү нәтиҗәләрен яклауда бердәмлеген һәм гомум тәвәккәллеген символлаштыра”, – диде ул.

9 майда Си Цзиньпин Мәскәүдә Җиңү парадында булды, шулай итеп Владимир Путин аңа җавап кайтара. Кытай хәрби парады Тяньаньмэнь мәйданында узачак, трибуналарда 26 дәүләт башлыгы булуы көтелә. Парадтан соң Кытай Рәисе коллегаларына тантаналы кабул итү оештырачак. Владимир Путин шул ук көнне ике яклы очрашулар да планлаштыра, шул исәптән Конго һәм Вьетнам президентлары белән (бу Вьетнам лидеры Лыонг Кыонг белән беренче очрашу булачак).

Русия Президенты ярдәмчесе Төньяк Корея лидеры белән сөйләшүләр ихтималлыгын да инкарь итмәде. “Безнең Президент – парадта Си Цзиньпиннан уң якта, ә Ким Чен Ыннан сул якта утырачак, очрашу мөмкинлеге бар”, – диде ул. Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев белән дә аралашу булырга мөмкин. “Очрашу турында килешмәдек, әмма чаралар барышында алар бер өстәл артында булачак, барысы да мөмкин”, – дип билгеләде Юрий Ушаков. “Дональд Трампка килгәндә, мин катнашырга теләүчеләрнең барысын да санап чыктым, Трамп әфәнде алар арасында юк”, – дип җавап бирде ул.

Кытайдагы барлык чаралардан соң дәүләт башлыгы Владивостокка Көнчыгыш икътисади форумында (ВЭФ) катнашу өчен киләчәк. Анда 70тән артык үзебезнең һәм чит ил эшлекле даирәләренең катнашуы көтелә. Форумның төп темасы – “Ерак Көнчыгыш: тынычлык һәм чәчәк ату өчен хезмәттәшлек”.
 
Йөздән артык чара һәм үзәк вакыйга планлаштырылган, әлбәттә, Владимир Путин катнашлыгында пленар утырыш узачак. Русия Президенты белән бергә анда Лаос Премьер-министры Сонесай Сипхандон, Монголия Премьер-министры Гомбожавын Занданшатар һәм Кытай Коммунистлар партиясе Политбюро әгъзасы Ли Хунчжун катнашачак.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас