

Көн тәртибендә - федераль акчалар һәм шәхси инвестицияләр җәлеп итеп, республикада спорт объектлары төзү, Бөтенрусия дәрәҗәсендәге спорт чаралары уздыру.
Михаил Дегтярев үткән елның октябрендә Уфада Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында узган "Русия – спорт державасы" форумын оештыруның югары дәрәҗәдә булганлыгын, республика җитәкчелегенең физкультура һәм спортны үстерү өлкәсендәге эшен югары бәяләде.
- Без сезнең башлангычларыгызны хуплыйбыз. Кире элемтә бик мөһим. Сезгә - бөтен җирдә дә "яшел ут", - диде Русиянең спорт министры.
Радий Хәбиров Михаил Дегтяревка төбәккә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Башкортстан Башлыгы илнең Спорт министрлыгы җитәкчелегенә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды: Михаил Дегтяревка – Халыклар дуслыгы ордены, статс-секретарь–спорт министры урынбасары Александр Никитинга – Башкортстанның Мактау грамотасы. Михаил Дегтярев, үз чиратында, Радий Хәбировны «Физик культура һәм спорт отличнигы» мактау билгесе белән бүләкләде.
Фото: glavarb.ru