+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 Сентября 2025, 04:55

Владимир Путин “Сириус”та булды

Русия Президенты Владимир Путин “Сириус” фәнни-технологик университетының лаборатория комплексында булды. Дәүләт башлыгы монда гамәлгә ашырылучы проектлар, химия һәм аналитик лабораторияләрнең эшчәнлеге белән танышты.

Владимир Путин “Сириус”та булдыВладимир Путин “Сириус”та булды
Владимир Путин “Сириус”та булды
Президентка “Сириус” университетының Фәнни советы рәисе Роман Иванов, яман шешкә каршы иммунотерапия өлкәсендәге фәнни төркем җитәкчесе Арсений Южалин, мәгълүмати иминлек өлкәсендәге фәнни төркем җитәкчесе урынбасары Константин Гнидко мәгълүмат бирделәр.

“Сириус” университетының лаборатория комплексы 2022 елның сентябрендә ачылды. Ул иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм фармацевтика, медицина, авыл хуҗалыгында генетик технологияләрне куллануга бәйле төрле мәсьәләләрне хәл итәргә, генетика, иммунология, медицина биотехнологияләре, ген терапиясе, биология һәм биотехнологияләр өлкәсендә тикшеренүләр уздырырга мөмкинлек бирә.

Лабораторияләрдә эшләүче яшь галимнәр университетка “Сириус” федераль территориясен фәнни-технологик үстерү” дәүләт программасы ярдәмендә җәлеп ителгән.

Фото: kremlin.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас