

Бердәм тавыш бирү көненә нәтиҗәләр ясап, сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе, республика Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов җәмәгать контроле системасының нәтиҗәле эшләвен, ә сайлауларның закон бозуларсыз узуын билгеләп үтте.
Җәмәгать контроле инфраструктурасының мөһим өлеше булып иҗимагый штабның ситуацион үзәге торды. Тавыш бирү көне дәвамында мобиль төркемнәр республиканың 30 сайлау участогында тавыш бирү барышын тикшерде һәм сайлауларның оешкан төстә, закон таләпләренә туры китереп узуын раслады. Алар участоклардагы биналарның әзерлеген, тавыш бирү өчен кабиналар, пломбаланган стационар һәм УИК әгъзалары, матбугат һәм күзәтүчеләр өчен урыннар булуын хәбәр иттеләр. Җәмәгать мониторингы барышында техник тоткарлыклар һәм закон бозулар теркәлмәде.
Сайлауларда 800дән артык күзәтүче эшләде. Алар тавыш бирүнең ачыклыгын һәм сайлау законнарының үтәлешен контрольдә тоттылар, шулай ук социаль челтәрләрдә һәм «Мөстәкыйль җәмәгать мониторингы» порталында сайлауларның барышын яктырттылар. Алар өчен укулар республика Җәмәгать палатасы тарафыннан җәй көне уздырылган иде. 14 сентябрьдә иртәнге сәгать 7дән участоклар ябылганга кадәр күзәтүчеләр ситуацион штабка мәгълүмат тапшырып бардылар.
«Күзәтүчеләребез бурычларын уңышлы үтәде – алар объектив контроль һәм җәмәгатьчелекне вакытында хәбәрдар итүне тәэмин иттеләр», – диде Данияр Абдрахманов.
Күзәтүчеләр өчен эшләгән «кайнар линия»гә берничә мәгълүмати шалтырату керде. Күпчелек сораулар участокларның урнашу урыннарына, номерларына һәм эш вакытларына кагылды. Күзәтүчеләрдән 600дән артык хәбәр килде, әмма закон бозулар турында бер генә шикаять тә булмады. Шулай итеп, Башкортстанда муниципаль сайлаулар тыныч һәм ачык шартларда узды.
Башкортстан Фәннәр академиясе каршындагы Стратегик тикшеренүләр институты директоры, сәяси фәннәр кандидаты Владимир Савичев та сайлау кампаниясенең тыныч, закон нигезендә һәм легитимлык кагыйдәләренә туры китереп узуын раслады. Аның фикеренчә, сәяси партияләр бу сайлауларга җитди һәм профессиональ әзерлек белән килгән.
«Сайлаулар тагын бер кат сәяси системаның тотрыклы булуын күрсәтте», – дип билгеләп үтте эксперт.
Политолог, Башкортстан Фәннәр академиясенең Стратегик тикшеренүләр институты фәнни хезмәткәре Марат Сафин өстәде: «Ил күләмендәге повестка күз уңында тотылган вакытта, иң көнүзәк мәсьәләләр нәкъ менә җирле дәрәҗәдә хәл ителә. Бу – һәркемгә иң якын хакимият дәрәҗәсе. Русиядә гади һәм аңлаешлы сайлау законнары гамәлдә, алар гомум, тигез һәм ирекле сайлауларны гарантияли. Система даими камилләшә, сайлаучылар хокуклары киңәя. Легитимлыкның төп күрсәткече – гражданнар ышанычы, процедураларның гадел үтәлүенә инану. Бу ышанычны без кешеләрнең участоклардагы активлыгыннан күрәбез. Җәмәгать күзәтүчеләре тиешле күнекмәләргә ия буларак, закон үтәлешен контрольдә тота һәм сайлауларның ачыклыгын тәэмин итә».
Фото: Башинформ