Барлыгы төбәктә 150 сайлау кампаниясе узды, 239 мандат биләнде. Сайлауларда 652 кандидат теркәлгән иде, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашкан 13 яугир. Барлык хәрби хезмәткәрләр дә үз округларында җиңү яулады.
Сайлауларны оештыруга һәм уздыруга 48 территориаль һәм 256 участок комиссияләре җәлеп ителде. Тавыш бирү барышына кандидатлардан, партияләрдән һәм Башкортстан Иҗтимагый палатасыннан 794 күзәтчелек итте. Сайлау участокларында, шулай ук, 116 журналист булды.
Беренчел нәтиҗәләр буенча, сайлаучыларның килүе 45,6 процент тәшкил иткән. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча барлык дәрәҗәләрдә 198 депутат мандатын «Бердәм Русия» партиясеннән кандидатлар алды, унын – «Гадел Русия – патриотлар дөреслек өчен», җидесен – "ЛДПР", алтысын – "КПРФ", икесен – "Яңа кешеләр", берсен – "Гражданнар платформасы". Шулай ук сайлауларда үз-үзен тәкъдим иткән 15 кеше җиңде.
Радий Хәбиров Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенә, территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларына эшне яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
- Без яңа депутатларны сәламлибез, алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар. Аларның иҗтимагый-сәяси тормышта катнаша башлавы бик мөһим, - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.
Фото: Башкортстан Башлыгы