

Сергей Дрегваль ассызыклаганча, Башкортостан - "Интер РАО" өчен төп регионнарның берсе. Республикада эшләп килүче электр станцияләренең гомум куәте 4,5 ГВт тәшкил итә.
- Без электр станцияләрен яңарту программасын актив гамәлгә ашырабыз. 2029 елга кадәр куәтне 100 МВтка диярлек арттырачакбыз, җиде энергия объектын яңартуны төгәлләячәкбез. Бу Башкортстанның икътисади һәм социаль үсешен ресурслар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Сергей Дрегваль.
Радий Хәбиров Сергей Дрегвальгә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
- Безнең "Интер РАО" белән эшебез яхшы оештырылган. Бу - безнең ышанычлы партнерыбыз, энергия ресурслары һәм җылылык белән тәэмин итүчебез, – диде Башкортстан Башлыгы. - Җылылык электр станцияләрен яңарту программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2029 елга инвестицияләр күләме 27 миллиард сумга җитәчәк - бу бик җитди күрсәткеч.
Төбәк җитәкчесе шулай ук предприятиенең җылыту сезонына әзерлек, кадрлар мәсьәләләрен хәл итү һәм Евразия фәнни-мәгариф үзәге белән багланышлар өлешендә эшләвен билгеләп үтте.
Очрашу азагында Радий Хәбиров Сергей Дрегвальгә Башкортстанның дәүләт бүләген – Халыклар дуслыгы орденын тапшырды.
Фото: glavarb.ru