+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 сентябрь 2025, 07:05

Путин АКШ белән Европаны шаккатырган

Русия Президенты Владимир Путин Кытайга дүрт көнлек рәсми сәфәре вакытында Пекинга көтелмәгән һәм юмарт бүләк тапшырган, бу хәл Көнбатышта көчле реакция тудырган.

Путин АКШ белән Европаны шаккатырганПутин АКШ белән Европаны шаккатырган
Путин АКШ белән Европаны шаккатырган

 

Русия партнерына гражданлык самолетлары өчен комплектлаучы әйберләр, шул исәптән композит канатлар һәм "ПД-35" сериясе двигательләрен тапшырырга әзер булуын белдерде, дип хәбәр итә Кытайның “Baijiahao” басмасы.

Кытай журналистлары хәбәрләре буенча, мондый карар көтелмәгән хәл булган, чөнки элегрәк Мәскәү чит ил компанияләре белән мондый эшләнмәләр белән уртаклашырга әзерлеген белдермәгән иде.

Кытайда Путинны бәяләп бетермәскә һәм Русия лидерының гамәлен юмартлык дип кабул итәргә кирәкми, дип саныйлар. Экспертлар фикеренчә, Кремльдә якындагы елларда санкцион басымның йомшаруына исәп тотарга кирәкми, шуңа күрә Көнбатыш белән озак вакытлы икътисади каршылыкка әзер булырга кирәклеген аңлыйлар.

Моннан тыш, Русия Көнчыгыш белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели. Аналитиклар билгеләп үткәнчә, КХРга авиация двигательләре сату, асылда, Кытайның Русия эшләнмәләреннән күп елларга технологик бәйлелеген булдырачак һәм ике яклы элемтәләрне тагын да ныклырак итәчәк.

Фото: Владимир Смирнов / РИА Новости

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас