+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 сентябрь 2025, 04:15

Президент белән “туры элемтә”гә әзерлек башланды

Ел ахырында Русия Президенты Владимир Путин белән чираттагы “туры элемтә” узачак. Әзерлек турында рәсми күрсәтмәне ул Хөкүмәткә һәм Президент Хакимиятенә берлектәге киңәшмәдә бирде. Әлеге колачлы чара барышында дәүләт башлыгы туры эфирда ил гражданнарының сорауларына җавап бирәчәк.

Президент белән “туры элемтә”гә әзерлек башландыПрезидент белән “туры элемтә”гә әзерлек башланды
Президент белән “туры элемтә”гә әзерлек башланды

Президент халыктан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләүгә аеруча басым ясады. Аның сүзләренчә, бу механизм иң мөһим проблемаларны ачыкларга һәм аларга тиз арада җавап табарга мөмкинлек бирүче туры бәйләнеш булып тора. Владимир Путин бюрократик киртәләрне читләтеп, әлеге процессны тиз һәм нәтиҗәле итеп оештыруны таләп итте. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эфирдан соң эшкәртелергә тиеш.


Искәртеп узабыз, соңгы “туры элемтә” 2024 елның 19 декабрендә зур йомгаклау чарасы форматында узды. Ул матбугат конференциясе белән берләштерелде һәм 4,5 сәгатькә якын дәвам итте. Шул вакыт эчендә Президент миллионлаган мөрәҗәгатьтән сайлап алынган дистәләгән сорауга җавап бирде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас