

Фикер алышуның төп темасы - физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче кешеләрнең күләмен арттыру өчен күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеге.
Дмитрий Чернышенко ассызыклаганча, комиссиянең төп бурычлары - спортның бөтен өлкәсен комплекслы үстерү буенча берлектәге позицияләрне эшләү һәм булган ресурсларны берләштерү.
- Дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мониторингы даими рәвештә ил Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның оператив киңәшмәләрендә карала. Бүгенге көндә «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасының үтәлеш дәрәҗәсе 99 проценттан артык тәшкил итә. Анда барлык чыганаклар, шул исәптән төбәк, федераль бюджетлар һәм шәхси инвестицияләр берләштерелгән. Билгеләп үтәм, бу - безнең ил сәламәтлегенә инвестицияләр, – дип ассызыклады Дмитрий Чернышенко.
Радий Хәбиров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Башкортстанда физик культура һәм спорт белән даими рәвештә 2,3 миллион кеше шөгыльләнә. Бу күрсәткеч 2019 елда 45,2 проценттан 2024 елда 62 процентка кадәр арткан. Әлеге критерий буенча республика Идел буе федераль округында өченче урында тора.
Утырышка йомгак ясап, Радий Хәбиров Башкортстанда спорт инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
– 2019 елдан башлап даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче республикада яшәүчеләрнең өлеше 17 процентка артты. Бу бик яхшы күрсәткеч, - диде төбәк җитәкчесе. - Бу саннар артсын өчен, спорт белән шөгыльләнү мөмкин булырга тиеш. Тренерларның эше, спорт объектлары төзүнең дәвам итүе мөһим. Без федераль Хөкүмәт һәм Русия Спорт министрлыгы белән бу юнәлештә актив хезмәттәшлек итәбез.
Фото: glavarb.ru