

Дәүләт башлыгын Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров, Президент ярдәмчесе Алексей Дюмин, оборона министры Андрей Белоусов, сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, финанс министры Антон Силуанов, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин озата йөрде. Аңлатмаларны “Технодинамика” җәмгыятенең генеральный директоры Игорь Насенков һәм “Махсус конструкторлык бюросы” җәмгыятенең директоры Евгений Архипов бирде.
Владимир Путин коралларның һәм хәрби техниканың перспектив үрнәкләре күргәзмәсен карады.
Моннан тыш, Владимир Путин “Мотовилиха заводлары” җәмгыяте хезмәткәрләре белән аралашып, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Мотовилиха заводлары” – Көнбатыш Уралдагы иң борынгы предприятиеләрнең берсе, Пермь шәһәрен төзүче предприятие, 1736 елда оештырылган. Бүгенге көндә бу илдәге тулы цикллы бердәнбер артиллерия производствосы. Предприятиенең хәзерге хәрби юнәлеше алгы көпшәле артиллерия һәм залп утының реактив системаларын җитештерүне үз эченә ала.
Фото: kremlin.ru