Дәүләт башлыгын эшлекле сәфәрендә Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров, Президент ярдәмчесе Алексей Дюмин, оборона министры Андрей Белоусов, сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, финанс министры Антон Силуанов, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин озата йөрделәр. Аңлатмаларны “Технодинамика” җәмгыятенең генеральный директоры Игорь Насенков һәм “Махсус конструкторлык бюросы” җәмгыяте директоры Евгений Архипов бирделәр.
Владимир Путин коралларның һәм хәрби техниканың перспектив үрнәкләре күргәзмәсен карады. Аерым алганда, аңа һава һөҗүменә каршы көрәш өчен билгеләнгән “Деривация-ПВО” зенит-артиллерия комплексы һәм махсус хәрби операция зонасында кулланылучы “ТОС-2” ут системасы күрсәтелде.
Күргәзмәдә залп утының алдынгы реактив системалары, үзйөрешле артиллерия җайланмалары, төрле типтагы орудиеләр өчен эшләнмәләр, пилотсыз системалар һәм һава янауларына каршы башка кораллар тәкъдим ителгән иде. Биредә Русия оборона сәнәгатенең өстенлеген тәэмин итүче технологик казанышларга һәм инженерлык чише- лешләренә ирешелгән.
Президентка, шулай ук, яңа “ОДК-Пермь моторлары” заводын төзү планнарын, авиадвигательләр төзү һәм зур йөкләнешле двигательләр булдыру программасын тәкъдим иттеләр.
Моннан тыш, Владимир Путин “Мотовилиха заводлары” җәмгыяте хезмәткәрләре белән аралашканда предприятие өчен катлаулы вакытларның артта калуы турында белдерде. “Хәзер барысы да тергезелде һәм эшли. Кайбер төр кораллар һәм эшләнмәләр буенча җитештерүнең артуы аерым очракларда процентлар белән генә чикләнми, ә 2, 3, 10, 15, хәтта 30 тапкыр артты. Һәм сыйфаты да югары. Махсус хәрби операция белән бәйле вакыйгалар узар дип ышанам, әмма Кораллы Көчләргә ихтыяҗ моның белән генә бетмәячәк. Киресенчә, киләчәктә дә Кораллы Көчләрне үстерәчәкбез, аларны заманча, компактлы, көчле итәчәкбез. Сездән, хәрби-сәнәгать комплексы хезмәткәрләреннән, башка моны эшләү мөмкин түгел. Сезнең белән бергә Русия армиясенең киләчәген ныгытачакбыз. Илебезне бәйсез, суверен итәчәкбез”, – диде Владимир Путин.
“Мотовилиха заводлары” – Көнбатыш Уралдагы иң борынгы предприятиеләрнең берсе, Пермь шәһәренең төп предприятиесе, ул 1736 елда оештырылган. Бүген бу – илдә тулы цикллы бердәнбер артиллерия производствосы. Предприятиенең хәзерге хәрби юнәлеше артиллерия һәм залп утының реактив системаларын җитештерүне үз эченә ала.
Владимир Путин Пермь краена эш сәфәре барышында “Мотовилиха заводлары” предприятиесендә Оборона-сәнәгать комиссиясе утырышын уздырды.
Русия оборона-сәнәгать комплексының куәте хәзер максимумга җиткән, дип белдерде Владимир Путин. Дәүләт башлыгы киләчәктә гражданлык һәм башка төр билгеләнештәге продукция җитештерүне планлаштырырга күрсәтмә бирде.
“Хәзер, махсус хәрби операция уздыру чорында, оборона-сәнәгать комплексының җитештерү куәтләре иң югары чиккә җитте. Шуның белән бергә оборона предприятиеләре гражданлык һәм тыныч тормыш продукциясен җитештерүне төгәл һәм озак вакытка планлаштырырга тиеш.
Өстәвенә, үз вакытында, махсус хәрби операция башланганчы, оборона-сәнәгать комплексының диверсификациясе өлкәсендә яхшы темплар алынды. Яхшы нигез салынды, һәм бу яңа дәүләт программаларын формалаштырганда исәпкә алынырга тиеш”, – диде Президент.
Дәүләт башлыгы генераль конструкторларны һәм өстенлекле технологик юнәлешләр җитәкчеләрен билгеләү мәсьәләләре, шулай ук оборона-сәнәгать комплексын үстерү программасы һәм кораллануның яңа программасын эшләү барышы турында фикер алышырга тәкъдим итте. Владимир Путин махсус хәрби операция бурычларын хәл итү өчен аеруча кирәкле кораллар һәм техника җитештерүнең артуын билгеләп үтте.
“Тактик-техник характеристикалар, хәрби куллануны исәпкә алып, шактый яхшырды. Быел армия һәм флот өчен корал системаларын үстерү өстенлекләре һәм параметрлары буенча киңәшмәләр булды”, – диде Югары Башкомандующий һәм бүген бу эшне дәвам итәргә тәкъдим итте. Шул ук вакытта оборона-сәнәгать комплексы үсеше программасын ресурслар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк булачак.
Президент Владимир Путин Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин белән эшлекле очрашу үткәрде. Субъект җитәкчесе Владимир Путинга төбәкнең казанышлары һәм Кама буеның киләчәк үсеше планнары турында сөйләде. Губернатор Пермь краенда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелүен ассызыклады. Хәзер төбәктә махсус хәрби операция геройларының унҗиде меңнән артык гаиләсенә төрле ярдәм күрсәтелә. Аларга ташламалар, шул исәптән заемнар, бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм башкалар керә. Шулай ук, Пермь краенда хәзер “Кама буе геройлары” программасы гамәлгә ашырыла, анда 64 яугир сайлап алынган.
Башкортстанда да Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәрвакыт югары бәяләнде. Бүген дә республика махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү – бүген иң мөһим бурычларның берсе. Республикада 54 төрле ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла, алар мәгариф, медицина, социаль, көнкүреш мәсьәләләрен колачлый.
Сугышчыларның якыннары белән “Гаилә” хезмәте тыгыз элемтәдә эшли. Республикада белгечләрнең озак вакытлы ярдәменә мохтаҗ 1425 гаиләгә социаль ярдәм күрсәтелә. “Гаилә” үзәкләре хәрбиләргә төрле ярдәм күрсәтү, аларның гаиләләре турында хәстәрлек күрү максатыннан төрле проектларны тормышка ашыра. Шулар нәтиҗәсендә 278 хәрби эшкә урнаштырылган, 197 кешегә белем алуга сертификат тапшырылган. Гомумән алганда, аларның 87 проценты эш тапкан. Һәр катнашучыга шәхси куратор беркетелә. Бүген 200дән артык эш бирүче махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алырга әзер.
“Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалында 107 социаль координатор эшли. Аларның төп бурычы – махсус хәрби операция ветераннарын һәм сугышчыларның гаиләләрен даими рәвештә озата бару. Алар өйләренә кайткан яугирләргә реабилитация узуда һәм социальләштерүдә, яңадан укытуда, эшкә урнаштыруда, медицина, юридик һәм башка мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә.
Махсус хәрби операция ветераннары республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән тормышка ашырылучы “Башкортстан Геройлары” кадрлар программасында да актив катнаша. Әлеге программаның төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан идарәче кадрларның яңа буынын әзерләү.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.