+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
26 сентябрь 2025, 06:30

Тотрыклылык – иминлек гарантиясе ул

Русия халыкара тынычлыкны саклауга ярдәм итүнең сәяси-дипломатик ысулларына өстенлек бирә.

Тотрыклылык – иминлек гарантиясе улТотрыклылык – иминлек гарантиясе ул
Тотрыклылык – иминлек гарантиясе ул
22 сентябрьдә Кремльдә Русия Президенты Владимир Путин Иминлек Сове­тының даими әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Ил башлыгы ассызыклавынча, дәүләтнең оборона куәтен ныгыту планнары дөнья­дагы үзгәрешләрне исәпкә алып төзелә, һәм алар тулы күләмдә, вакытында тормышка ашырылачак.

– Без Кораллы Көчләребезнең ышанычлылыгына һәм нәтиҗәлелегенә ышанабыз. Шул ук вакытта киеренкелекне арттыруда һәм кораллану ярышында катнашу белән кызыксынмыйбыз. Русия халыкара тынычлыкны саклауга ярдәм итүнең сәяси-дипломатик ысулларын һәрвакыт өстен күрә. Бу ысуллар тигез хокуклылык, иминлекнең бүленми торган булуы һәм барлык мәнфәгатьләрне дә исәпкә алу принципларына нигезләнә, – диде Президент.

Владимир Путин искә төшергәнчә, 2010 елда Русия белән АКШ арасындагы стратегик һөҗүм кораллары турындагы килешү стратегик тотрыклылык өлкәсендәге соңгы мөһим сәяси-дипломатик казаныш булган. Әмма Байден хакимиятенең дошманлык сәясәте аркасында әлеге килешүнең нигезе какшады һәм аның тулы күләмдә тормышка ашырылуы 2023 елда туктатылды. Шуңа карамастан, ике як та стратегик һөҗүм кораллары турындагы килешү буенча чикләүләрне үтәүне дәвам итәргә ниятләвен белдерде.

– Инде 15 ел дәвамында бу Килешү стратегик һөҗүм кораллары өлкәсендә көчләр балансын һәм тотрыклылыкны саклауда уңай роль уйный, – диде Президент.
Килешүнең гамәлдә булу вакыты 2026 елның 5 февралендә тәмамлана. Владимир Путин фикеренчә, стратегик кораллануда ярышны булдырмау һәм тотрыклылыкны тәэмин итү өчен хәзерге дөньядагы тотрыксызлык чорында килешү ярдәмендә формалашкан статус-квоны саклап калырга тырышу – акланган адым. Шуңа күрә Русия бер ел дәвамында килешү буенча чикләүләрне сакларга әзер.

Башкортстан Мәдәният министрлыгының Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры, сәяси фәннәр кандидаты Марат Мәрданов бу уңайдан шундый фикер белдерде:

“Русия Иминлек Советының даими әгъзалары белән үткән киңәшмәдә Президентның белдерүе бөтен дөнья өчен әһәмиятле. Дәүләт башлыгы атом-төш державасы статусын тәэмин итү юлыннан тайпылмый һәм әйдәүче атом-төш державалары арасында мөнәсәбәтләрне тергезү өстендә эшли. НАТО блогының хәрби өстенлеккә ирешү омтылышына карамастан, Русия атом-төш эскалациясен булдырмау өчен диалогны тергезергә тырыша. Мәскәүнең стратегик һөҗүм коралларын кыскарту турындагы килешүне, гамәлдәге вакыты 2026 елның 5 февралендә тәмамланганнан соң, тагын бер елга озайтуы да моны янә бер тапкыр раслый. Президент Владимир Путинның Русиянең тынычлыкка омтылуын, әмма һәрвакыт үз-үзен якларга әзер булуын күрсәтүе мөһим. Президент чыгышы илнең, аның гражданнарының иминлеге мәсьәләсенең абсолют өстенлеген раслый. Безнең ил атом-төш янауларыннан саклану чараларын эзлекле рәвештә ныгыта, һәм Президент Көнбатышның барлык көчләренә аңлаешлы җавап бирә: атом-төш державалары мөнәсәбәтләрендәге тотрыклылык – тынычлык һәм иминлек гарантиясе ул”.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас