+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
3 октябрь 2025, 16:09

Башкортстан белән Таҗикстан уртак проектларны үстерәчәкләр

Төбәк Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе бу көннәрдә Таҗикстанда эшли. Визит ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышуга һәм төрле өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән.

Башкортстан белән Таҗикстан уртак проектларны үстерәчәкләрБашкортстан белән Таҗикстан уртак проектларны үстерәчәкләр
Башкортстан белән Таҗикстан уртак проектларны үстерәчәкләр
Сәфәр программасы кысаларында Таҗикстан Республикасы вәкилләре, бизнес даирәсе һәм эшлекле партнерлар белән очрашулар планлаштырылган. Фикер алышуларның төп темаларына сәүдә-икътисади партнерлыкны үстерү, уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, ике төбәк эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә хезмәттәшлек керә.
 
Андрей Назаров Таҗикстан Республикасының сәнәгать һәм технологияләр министры Шерали Кәбир белән бергә индустриаль парк территориясен карап чыкты. 
 
Премьер-министр бу очрашуларның киләчәктә Башкортстан белән Таҗикстан арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәгенә, шулай ук үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачачагына ышаныч белдерде.
 
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:Денис Таваев
Читайте нас