+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 октябрь 2025, 15:06

Азык-төлеккә бәяләр, уңыш һәм экология

Президент Владимир Путин ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев белән очрашу үткәрде. Анда авыл хуҗалыгы комплексының үсеше, илнең азык-төлек иминлеге һәм экология мәсьәләләре турында сүз барды.

Азык-төлеккә бәяләр, уңыш һәм экологияАзык-төлеккә бәяләр, уңыш һәм экология
Азык-төлеккә бәяләр, уңыш һәм экология

Дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә соңгы елларда Русиядә авыл хуҗалыгы күрсәткечләре тотрыклы үсә. Агымдагы елда ил буенча 135 миллион тонна ашлык җыеп алу көтелә, шуларның 88 миллионы — бодай. Бу - соңгы алты елда 120 миллион тоннадан артык уңыш җыю максаты тенденциясе һәм дәүләт ярдәменең, яңа агротехнологияләрнең нәтиҗәсе.

Үзебезнең орлык белән тәэмин ителеш тә арта — 2022 елда 60 процент булса, быел ул 70 процентка җитәчәк, бигрәк тә көнбагыш һәм шикәр чөгендере кебек стратегик культуралар буенча.

Владимир Путин фикеренчә, авыл хуҗалыгының үсеше авыл җирлекләренең социаль яктан тотрыклылыгыннан аерылгысыз. 2020 елдан башлап авыл территорияләрен үстерү дәүләт программасына 400 миллиард сумнан артык инвестиция юнәлтелгән, быел гына да — 116 миллиард сум. 2030 елга кадәр илдә 18 мең агротехнологик класс ачылачак, «Агропрофессионалитет» программасы эшләтеләчәк, аграр вузлар яңартылачак.

Шулай ук экология өлкәсендә дә системалы эш алып барыла. Зур елгалар — Идел, Урал, Ангара чистартыла, чистарту корылмалары төзелә һәм яңартыла. «Красный Бор», «Усольехимпром», БЦБК кебек объектларда экологик зыянны бетерү эшләре бара.

Ил иминлегенә янаган куркынычларга җавап турында да сүз барды. Президент Европа илләренең Русиягә карата тискәре мәгълүмат кампанияләренә игътибар итми, аларны провокация дип бәяли.

7 октябрьдә Владимир Путин үзенең туган көнен, гадәттәгечә, эш өстәле артында каршы ала. Ул бу көнне киңәшмәләр үткәрә, халыкара телефон сөйләшүләре алып бара. Аның өчен дәүләт эше һәм гражданнар мәнфәгатьләре һәрчак беренче урында тора.

Фото: kremlin.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас