

- Без Башкортстанның чит ил партнерлары даирәсен киңәйтәбез. Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез. Бу очракта Таҗикстан ягының актив позициясен күрәбез, аның белән республика Хөкүмәте тарафыннан эшләнгән тәкъдимнәр бар инде, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров, визитның максатлары турында сөйләгәндә. - Мин Русиянең Таҗикстандагы рәсми делегациясе составында эшлим, аны дәүләт Башлыгы Владимир Путин җитәкли. Көн тәртибендәге чараларның берсе Русия-Таҗикстан индустриаль паркын төзү буенча инвестиция килешүенә кул кую булачак. Тулаем алганда, тышкы икътисади хезмәттәшлектә республикабыз өчен яңа юнәлешләр ача башлыйбыз.
Фото: glavarb.ru