Владимир Путин чыгышында “Валдай” клубы утырышының төп темасы булган, хәзерге вакытта формалашкан күпполярлык киңлегенең динамикасын һәм алдан күреп булмый торган үзгәрешләрнең тиз булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, тарихта хәзергедән күбрәк санда сәяси һәм икътисади уенчылар булмаган. Бу исә беркем дә океан артында язылган кагыйдәләр буенча уйнарга әзер түгел дигәнне аңлата, дип белдерде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы билгеләп үтүенчә, теләсә нинди карарлар барлык кызыксынучы якларны яисә күпчелекне канәгатьләндерүче килешүләр нигезендә кабул ителергә тиеш, югыйсә, мондый карарлар тормышка ашмаслык булачак. Владимир Путин сүзләренчә, күпполяр дөнья Көнбатыш илләре җитәкчелегендә барысын да бер иерархиягә тезәргә омтылудан барлыкка килгән.
– “Салкын сугыш” тәмамланганнан соң, Русия чын хезмәттәшлек чоры башлануына, аның өчен бернинди дә идеологик каршылыклар калмавына, бәхәсләрне һәркемнең мәнфәгатьләренә үзара хөрмәт нигезендә хәл итәргә мөмкин булачагына өметләнде. Мәскәү, блок каршылыгын җиңү максатыннан, ике тапкыр НАТОга керергә омтылып карады, – диде Владимир Путин.
Президент билгеләп үтүенчә, беренче тапкыр бу 1954 елда СССР чорында булды, ә икенче тапкыр – АКШ Президенты Билл Клинтонның 2000 елда Мәскәүгә сәфәре вакытында. Ике очракта да Русияне бусагадан уздырмадылар. Владимир Путин Русиянең иминлек һәм глобаль тотрыклылык өлкәсендә уртак эшкә әзер булуын, әмма Көнбатыш партнерлары геосәяси стереотиплардан арына алмавын белдерде.
Владимир Путин НАТОга керүгә икенче омтылышка җентекләбрәк тукталды. Билл Клинтон аның тәкъдименә башта кызыксыну белән җавап биргән, әмма, киңәшләшкәннән соң, Русиянең альянска керүен реаль түгел дип атаган. Владимир Путин билгеләп үтүенчә, халыкара мөнәсәбәтләрне уңай юнәлештә үстерүгә реаль мөмкинлек кулдан ычкындырылган.
Владимир Путин Көнбатыш истеблишменты үз гражданнарын алдауга һәм хәйләләргә бара, демократик сайлау процессын фарска әверелдерә, диде. Мисал итеп ул беренче турдан соң гамәлдән чыгарылган Румыния президенты сайлаулары белән булган хәлне китерде. Владимир Путин, теләсә нинди ил халкы үз хөкүмәтләренең беренче чиратта аларның проблемалары белән шөгыльләнүен тели, диде. АКШта мондый сорау сәяси векторның радикаль алмашынуына китерде, һәм бу башка илләр өчен үрнәк булды.
Владимир Путин билгеләвенчә, Русиянең оппонентлары аны дөнья системасыннан чыгару, сәяси, мәдәни һәм мәгълүмати изоляциягә һәм икътисади автаркиягә кертү өчен күп көч куйдылар. Автаркия – башка илләр белән элемтәсез үсә торган ябык сәяси һәм икътисади система. Кертелгән санкцияләр саны буенча Русия дөнья тарихында абсолют рекордсмен булды, дип билгеләде Президент. Шуннан соң ул риторик сорау бирде: моңа ирешергә насыйп булдымы? Владимир Путин бу тырышлыкларның тулысынча җимерелүе турында әйтте.
Дәүләт башлыгы Русиянең дөньяга бик югары тотрыклылык дәрәҗәсен һәм бөтен илләрне җимерергә мөмкин булган көчле тышкы басымга каршы тора алу сәләтен күрсәтүен әйтте. Владимир Путин моның белән бәйле рәвештә Русия, аның гражданнары һәм Кораллы Көчләре өчен горурлануын белдерде. Ул шулай ук Русиянең дөньякүләм системага гомум тигезлекнең саллы өлеше буларак кирәк икәнен, әмма кайберәүләрнең аны җиңәргә өметләнүен билгеләп үтте. Владимир Путин бу планның тормышка ашмаячагы турында белдерде.
Президент хәзер Европада Русиядән дошман образын ясыйлар, диде, әмма бу илләрдә кешеләр тышкы контурда киеренкелек белән риза түгел. Аның сүзләренчә, европалыларның күбесе үзләренең ни өчен каешны кысыбрак буарга һәм үз мәнфәгатьләре турында онытырга тиешлеген аңлый алмый.
Владимир Путин Европа сәясәтчеләренең тиздән Русия белән сугыш башлана дигән сүзләрен ялган дип атады. Ул мондый сәясәтчеләргә үз икътисады һәм проблемалары белән шөгыльләнергә тәкъдим итте.
Владимир Путин Русия үзе беркайчан да сугыш башламады, әмма үз адресына янауларны җитди кабул итә һәм аларга җавап әзерли, диде. Ул Мәскәүгә карата провокация провокаторның үзе өчен начар тәмамланачак, диде. Аның сүзләренчә, Русия беркайчан да йомшаклык һәм икеләнү күрсәтмәячәк.
Владимир Путин Русия белән ясалма каршылыкка көч һәм энергия сарыф итүне файдасыз гамәл дип атады, чөнки хәзерге вакытта дөньяда табигый, техноген һәм социаль характердагы күп кенә объектив проблемалар бар. Владимир Путин дөньяда кылынган хаталарны төзәтергә чакырды.
– Украинаны Русиягә каршы котыртучылар ике ил һәм аларның халыклары мәнфәгатьләренә каршы барды. Украина халкы Көнбатышта глобалист-экспансионистлар өчен чимал булып тора. Әгәр Дональд Трамп 2020 елда яңадан АКШ Президенты итеп сайланган булса, Украинадагы хәзерге конфликт булмас иде, чөнки Америка хакимияте белән эш башкача төзелгән булыр иде, – диде Президент.
Владимир Путин сүзләренчә, әгәр дә күпүзәкле дөнья корылышы алданрак урнаштырылган булса, башка илләр Украинадагы хәлнең үзләрендә булу ихтималын күз алдына китерер һәм акыллы коллектив карар кабул итәр иде.
– Русиягә каршы хәзер НАТОның барлык илләре сугыша, алар үзләре моны яшерми. Аларның инструкторлары хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, ә Европада үзәк булдырылган, ул Украина хәрби көчләренә ярдәм итә. Русия армиясе бу хәл-шартларга тиз җайлашты һәм дөньяда сугышка сәләтле булуын күрсәтте, – диде Президент.
Владимир Путин хәрби бәрелеш линиясендәге хәл турында аерым сөйләде. Ул гаскәрләрнең һәр җирдә ышанычлы рәвештә алга баруын билгеләп үтте.
Чыгышы вакытында һәм сорауларга җавап биргәндә Владимир Путин берничә тапкыр аның күп кенә дөнья лидерлары белән шәхси мөнәсәбәтләре яхшы булуын ассызыклады. Ул Франция Президенты Эммануэль Макрон белән эшлекле, яхшы мөнәсәбәтләр булуын телгә алды.
АКШ Президенты Дональд Трамп турында Владимир Путин, аның, эпатажлы булуына карамастан, тыңлый белүче, уңайлы әңгәмәдәш, диде. Ул Америка лидерына Аляскадагы очрашу һәм Русия позициясенә игътибарлы мөнәсәбәте өчен кабат рәхмәт белдерде.
Кытайга эш сәфәре турындагы сорауга җавабында Владимир Путин КХР лидеры Си Цзиньпинны дусты дип санавын сөйләде. Русия Президенты аларның мөнәсәбәтләрен “бик ышанычлы” дип атады.
Әйткәндәй, Русия Президенты бүген 73 яшен билгели. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков ТАСС хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Владимир Путинның гадәттә туган көнен ничек уздыруы турында сөйләде. “Гади кешеләр кебек үк, ул да туган көнен гаиләсе, якыннары, дуслары белән билгеләп үтә. Ләкин, беләсезме, аның күп вакытта бу көне эш белән үтә: ул аны хезмәттәшләре, башка дәүләт башлыклары белән аралашу өчен файдалана”, – диде Дмитрий Песков.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.