+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
8 октябрь 2025, 15:10

Башкортстан белән Таҗикстан уртак туристик проектларны үстерәчәкләр

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Таҗикстан Республикасында сәфәрдә. Дүшәнбедә Башкортстан Башлыгы Таҗикстан Хөкүмәте каршындагы туризмны үстерү комитеты рәисе Джамшед Джумахонзода белән очрашты. Көн тәртибендә - туризм өлкәсендә уртак башлангычларны гамәлгә ашыру.

Башкортстан белән Таҗикстан уртак туристик проектларны үстерәчәкләрБашкортстан белән Таҗикстан уртак туристик проектларны үстерәчәкләр
Башкортстан белән Таҗикстан уртак туристик проектларны үстерәчәкләр

Очрашуны ачып, Джамшед Джумахонзода халыкара туризмны икътисад үсешенең өстенлекле векторларының берсе дип атады.

- Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр барлык юнәлешләр буенча да үсә. Туризм өлкәсендә дә яхшы динамика күзәтелә. Быел без Русиядән килгән кунаклар саны артуын күзәтәбез. Без барлык мөмкинлекләрне кулланабыз һәм Таҗикстанның танылуын һәм җәлеп итүчәнлеген арттыру өстендә эшләвебезне дәвам итәбез. Аерым алганда, безнең туроператорлар Русия территориясендәге тематик күргәзмәләрдә актив катнаша, ә без, үз чиратыбызда, Русия төбәкләре вәкилләрен кабул итәбез, – диде комитет рәисе. - Без туризмны алга җибәрү буенча конкрет адымнарга нигезләнгән тотрыклы партнерлык төзергә әзер һәм моңа бик җитди әһәмият бирәбез.

Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, Башкортстан һәм Таҗикстан югары туристик потенциалга ия.

- Безнең республикалар уникаль табигать объектлары, тарих, мәдәният һәм сәнгать һәйкәлләре белән охшаш. Таҗикстан бик тиз үсешә, һәм монда туристлар өчен кызыклы әйберләр бик күп. Кунакларга күрсәтерлек әйберләребез дә бар, - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. - Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры җитәкчелегендәге делегациябез барысы турында да фикер алышу өчен килергә әзер.

Очрашуда катнашучылар туроператорлар арасында тәҗрибә уртаклашу, уртак продуктлар эшләү, туристлар өчен сәфәрләр оештыру, шул исәптән «Башкортстанда озын гомерлек» программасы турында фикер алыштылар.

Алга таба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Кохи Нәүрүз» сараенда һәм Таҗикстан Милли музеенда булды. Ул Дүшәнбе истәлекле урыннарының туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим ролен билгеләп үтте.

- Без республика халкы өчен нинди дә булса илне ачабыз икән, аның мәдәнияте, тарихы һәм фәне белән танышу күздә тотыла. Шуңа күрә, әлбәттә, без милли музейны карарга теләдек, - дип сөйләде Радий Хәбиров. - Бүгенге Таҗикстан - искиткеч архитектуралы тыныч һәм тотрыклы төбәк. Бик бай тарихи һәм мәдәни мирасы бар - ил бөек саманид цивилизациясе токымнары булуы белән горурлана. Биредә этник, медицина, тау, экологик һәм гастрономик туризм яхшы үсеш алган. Ышанам, якын арада туристларыбызның Таҗикстанга килүе өчен уңайлы шартлар тудырачакбыз.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас