Таҗикстанга дәүләт визиты белән килгән Русия Президенты Владимир Путин республика лидеры Эмомали Рахмонга
бүләк иткән картина "Таҗик дусларыбыз" дип атала, аның авторы — танылган совет һәм Русия рәссамы һәм графигы Макс Бирштейн.
Икенче бүләк - "Таҗиклар" дип аталган фәнни хезмәтнең бай бизәкле басмасы, китап нибары 25 данә тираж белән чыгарылган.
"Бу фәнни хезмәт таҗик халкының тормышы тарихы, антропологиясе, демографиясе, этнографиясе буенча материалларны фундаменталь гомумиләштерүдән гыйбарәт. Шул исәптән бирегә Русия Федерациясендә соңгы халык санын алу нәтиҗәләре дә кертелгән... Бу - яхшы басма", - дип сөйләде Русия Президенты.
"Таҗиклар" коллектив монографиясе — 1992 елдан бирле Русия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты тарафыннан нәшер ителә торган "Халыклар һәм мәдәниятләр" күптомлы сериясенең бер өлеше.
"Бу - иң кыйммәтле бүләк, иң яхшы бүләк!" - дип рәхмәт белдерде Рахмон, Путинның кулын кысып.
Фото: РИА Новости / Григорий Сысоев