

Радий Хәбиров ассызыклаганча, Башкортстан бу өлкәдә киеренке һәм нәтиҗәле эш алып барды. Республика Идел буе федераль округында беренче һәм яшьләр саны буенча Русиядә җиденче урында тора.
- Бездә миллионнан артык яшь кеше яши - бу безнең өстенлегебез дә, зур җаваплылыгыбыз да. Без яшьләр сәясәтенә җитди игътибар бирергә тырышабыз. Росмолодеж линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган барлык проектларны без сыйфатлы башкарабыз, – дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.
Республика җитәкчесе шулай ук тәрбия һәм агарту эшен җайга салу зарурлыгына да игътибар итте.
- Бүген үсеп килүче буын җитди мәгълүмати йогынты астында, шул исәптән дустанә булмаган көчләр тарафыннан да. Шуңа күрә балаларга бу катлаулы вәзгыятьтә ярдәм итәргә, аларны куркыныч һәм деструктив гамәлләргә җәлеп итүдән сакларга кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Григорий Гуров билгеләп үткәнчә, Башкортстан яшьләр сәясәтен үстерүгә системалы якын килүне күрсәтә һәм бу өлкәдә лидерларның берсе булып тора.
Фото: glavarb.ru