

8 октябрь кичендә Русия дәүләте башлыгы “Таҗикстанның милли бердәмлеге һәм яңарышы” мемориаль комплексында булды һәм анда Исмоил Сомони һәйкәленә чәчәкләр салды.
Моннан тыш, “Ирам” ботаника бакчасы территориясендә рәсми булмаган төшке аш узды. Аның алдыннан Владимир Путин Эмомали Рахмонга совет рәссамы М. Бирштейнның “Таҗик дуслар” картинасын һәм таҗик халкының тарихына багышланган “Таҗиклар” китабын бүләк итте.
Дәүләт сәфәре кысаларында Русия-Таҗикстан сөйләшүләре узачак. Ике ил лидерлары төрле өлкәләрдә стратегик партнерлыкны һәм союздашлык мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
9 октябрьдә узган “Үзәк Азия – Русия” икенче саммитының көн тәртибендә Русия һәм Үзәк Азия дәүләтләренең сәүдә-икътисади, финанс, сәнәгать, логистика, энергетика һәм башка өлкәләрдәге хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре каралды.
Бүген БДБ дәүләтләре башлыклары советы утырышында Бердәмлек кысаларындагы элемтәләрнең гамәли яклары карала, киләчәк эшнең төп юнәлешләре билгеләнә, актуаль халыкара һәм төбәк проблемалары тикшерелә.
Шулай ук Владимир Путинның берничә дәүләт лидеры белән ике яклы очрашулары узды.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.