Анда Русия-Сүрия элемтәләрен үстерү перспективалары һәм Якын Көнчыгыштагы вакыйгалар турында фикер алышу планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Кремльнең матбугат хезмәтендә.
Кичә Сүрия лидеры CBSка интервью бирде. Ил Русия һәм Кытай белән стратегик мәнфәгатьләргә нигезләнгән тыныч мөнәсәбәтләр төзи. Аның бәяләве буенча, партнерлар Дамаскка «позитив сигналлар» җибәргән. Мәскәү һәм Пекин белән элемтәләр Көнбатыш яисә Вашингтон белән элемтәләргә каршы килми, дип өстәде ул.
2024 елда Сүриядә хакимият алмашынды. Ноябрь ахырында оппозициянең кораллы отрядлары армия позицияләренә һөҗүм башлады, әһәмияте буенча икенче урында торган Алеппо шәһәрен яулап алды, ә декабрьдә Дамаскка керделәр. Башар Асад Президент вәкаләтләрен тапшырды һәм илдән чыгып китте. Гыйнвар ахырында Әхмәт аш-Шарааны күчеш чорына дәүләт башлыгы дип игълан иттеләр.