Чара Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара кампусы Геном үзәге мәйданчыгында оештырылды. Аның темасы: "Депутат берләшмәләре эше һәм партиянең урындагы бүлекләрендә җитәкчелек итү".
Семинарда “Бердәм Русия” Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, сәяси эш идарәсе җитәкчесе, Югары партия мәктәбе директоры Роман Романов, Дәүләт думасында “Бердәм Русия” фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев һәм Гражданлык җәмгыяте үсеше фонды президенты, партия эксперт советы координаторы Константин Костин катнаштылар.
Башкортстан Башлыгы катнашучыларны сәламләде һәм Уфа мәйданчыгында уңышлар теләде.
- Без инде өченче тапкыр шундый мөһим семинар уздырабыз һәм "Бердәм Русия"нең әйдәүче экспертларын даими кабул итүче беренче төбәк булдык. Партиянең генеральный секретаре Владимир Якушевка республикабызга зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерәм. Бүгенге чара тәҗрибә алмашу, урындагы бүлекләр эшчәнлегенең төрле аспектлары буенча яңа белем алу мөмкинлеге бирә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Эшебезнең төп бурычлары үзгәрешсез кала. Болар - махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтү, бюджет процессын дөрес итеп төзү һәм, әлбәттә, барлык социаль йөкләмәләрне үтәү. Бүгенге проблемаларга карамастан, без тотрыклы иҗтимагый-сәяси хәлне саклыйбыз. Шул ук вакытта халык белән диалогта булу, аларның сорауларына оператив җавап бирү мөһим.
Сәяси эш идарәсе җитәкчесе, Югары партия мәктәбе директоры Роман Романов үз чыгышында Радий Хәбировка семинарны уңышлы оештыруы өчен рәхмәт белдерде, шулай ук уку программасының төп блоклары турында сөйләде.
Семинарда экспертлар урыннарда партия ячейкалары эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр бирде. Бу тәкъдимнәр халыкның мәнфәгатьләрен яхшырак чагылдыруга һәм урыннарда партиянең стратегик бурычларын нәтиҗәлерәк башкаруга юнәлтелгән.
“Халык программасы” кысаларында мөһим дәүләт проектлары һәм башлангычлар турында гражданнарга мәгълүмат бирү эшенә аерым игътибар бирелде.
Фото: glavarb.ru