

Бүләкләнүчеләр исемлегендә Башкортстанда яшәүчеләр дә бар.
Дуслык орденына фәнни эшчәнлектәге казанышлары өчен Русия Фәннәр академиясенең Уфа биология институты лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре Альберт Мулдашев лаек булды.
Альберт Әкрам улы - Русия, Башкортстан һәм Монголия ботаникасы үсешенә өлеш керткән иң абруйлы эколог-флористларының берсе. Ул республика өчен йөздән артык яңа үсемлек төрен ачыклады. Шәхсән үзе Уфа биология институты гербариена 40 меңнән артык үсемлек җыйган. Аның катнашлыгында 100дән артык табигать һәйкәле һәм 16 тыюлык проектланды. Шулай ук, Альберт Мулдашев «Башкортстан Республикасының аеруча сакланучы табигать территорияләре реестры»ның барлык дүрт басмасының да төп авторы булып тора.
Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Торатау» Конгресс-холлы директорының стратегик үсеш буенча урынбасары Андрей Одерия Русия Президенты Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Фото: bashinform.ru