

Русия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трамп Будапештта Венгриянең иң эре стадионында, яки «Кармелитлар монастыре» тарихи исемен саклап калган ил хөкүмәте бинасында очрашырга мөмкин. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Венгриядә сәяси вакыйгалар танылган венгр футболчысы Ференц Пушкаш хөрмәтенә аталган стадионда, шулай ук «Кармелитлар монастыре»нда һәм Будадагы замок калкулыгындагы архитектура комплексында узганлыгы билгеле.
Шуңа күрә журналистлар бу локацияләрнең берсе ике Президентның очрашу урыны булачак, дип фаразлады.
Кичә Трамп Путин белән ике сәгатьлек әңгәмә үткәрде. Аның сүзләренчә, әңгәмә барышында яклар ”зур алгарышка" ирешкән. Америка лидеры, шулай ук, Русия коллегасы белән булачак очрашу турында хәбәр итте: ул Будапештта планлаштырыла.
Фото: Reuters