Төбәк җитәкчесе завод территориясен карап чыкты һәм оператив хезмәтләр вәкилләре белән вакыйга шартлары турында фикер алышты. Шартлау нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, тагын алты кеше зыян күргән. Мәйданчыкта хокук саклау органнары экспертлары эшли.
Башкортстан Башлыгы барлык зыян күрүчеләргә, шулай ук һәлак булганнарның гаиләләренә тиешле ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады.
- Кичә җитди гадәттән тыш хәл булган Стәрлетамак "Авангард"ы - махсус хезмәт шартлары булган предприятие. Ул шартлагыч матдәләр белән эш итә. Шактый көчле шартлау нәтиҗәсендә биналарның берсе җимерелде, - дип хәбәр итте Радий Хәбиров. - Иң мөһиме - бу, әлбәттә, кешеләр. Кызганычка каршы, өч кеше һәлак булды, барысы да хатын-кызлар. Алар арасында - 2002 елгы яшь кыз. Ике хатынның балалары калган. Предприятие тиешле ярдәм күрсәтәчәк, компенсация түләнәчәк. Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Биш кеше дәваханәдә ята. Без аларны Уфага күчерергә карар кылдык. Икесенең хәле шактый авыр, калганнарының – уртача авырлыкта. Тормышларына куркыныч янамый, без аларны дәвалыйбыз, аякка бастырабыз.
Төбәк җитәкчесе шулай ук шартлауның фаразланган сәбәпләре турында сөйләде.
- Әлегә тикшерү эшләре бара. Моның БПЛА һөҗүме булуы турында төрле фикерләр булды. Юк, шартлау булды, аның сәбәпләрен хәзер криминалистлар ачыклый. Завод шактый иске, әмма ул мөһим дәүләт бурычын үти. Биредә зур күләмдә эш башкарасы бар, һәм без предприятиегә кирәкле подряд оешмаларын билгеләргә ярдәм итәргә әзер, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Зыян күрүчеләрне җимерекләр арасыннан чыгарганчы, төне буе биредә эшләгән оператив хезмәтләребезгә рәхмәт белдерәм. Кызганычка каршы, шундый авыр хәлләр була. Шуңа да карамастан, предприятие безнең ил өчен бик кирәкле продукция чыгаруны дәвам итәчәк.
Фото: Башкортстан Башлыгы