+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 октябрь 2025, 13:35

Мәгариф - тотрыклы үсешә!

Бүген Мәскәүдә Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров очраштылар. Көн тәртибендә - республиканың мәгариф системасын үстерү һәм төбәк территориясендә күләмле проектларны гамәлгә ашыру буенча федераль үзәк белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре.

Мәгариф - тотрыклы үсешә!Мәгариф - тотрыклы үсешә!
Мәгариф - тотрыклы үсешә!

Радий Хәбиров Башкортстан мәгариф сәясәтенең төп юнәлешләре турында сөйләде һәм министрга бу өлкәгә зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

- Тармак тотрыклы үсешә, шул исәптән без актив катнашкан федераль программалар ярдәмендә дә. Заявкаларны сыйфатлы итеп әзерләргә һәм үз өстебезгә алган йөкләмәләрне төгәл үтәргә тырышабыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Башкортстанда балаларны уку урыннарына уңайлы һәм имин йөртүгә зур игътибар бирелә. Федераль министр Башкортстан мәгариф системасының үсеш дәрәҗәсен югары бәяләде.

- Сезгә, Радий Фәритович, һәм Сезнең командага Башкортстанда мәгариф системасына булган игътибарыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Без төбәк белән актив хезмәттәшлек итәбез һәм укытучыларга ярдәм итү, яңа мәктәпләр төзү һәм мәгариф оешмаларына капиталь ремонт ясау буенча нинди зур эш алып барылуын күрәбез, – дип билгеләде Сергей Кравцов.

Сергей Кравцов Радий Хәбировка «Мактаулы остаз» күкрәк билгесен тапшырды.

Шул ук көнне Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте директоры, армия генералы, гаскәрләр башкомандующие Виктор Золотов белән очрашты. Төбәк территориясендә иминлекне тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре, хокук тәртибен ныгыту чаралары, шулай ук "Росгвардия" бүлекчәләренең Башкортстан дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлеге сөйләшүнең төп темалары булды.

Радий Хәбиров һәм Виктор Золотов махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларны лаеклы үтәүче Салават Юлаев исемендәге ике Башкортстан батальонына ярдәм турында фикер алыштылар. Виктор Золотов республика җитәкчелегенә төбәктә урнашкан ведомство бүлекчәләре эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләрендә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Радий Хәбиров, үз чиратында, хәрби хезмәткәрләрнең һәм "Росгвардия" хезмәткәрләренең республикада иминлекне ныгытуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас