Ул шулай ук Мәскәү белән Вашингтонның тиздән Русия һәм АКШ лидерларының яңа очрашуын әзерли башлаячагын хәбәр итте. Бу очрашуны Будапештта оештыру мөмкинлеге карала. Русия Президенты ярдәмчесе моны “бик мөһим вакыйга” дип атады. Дональд Трамп Будапештны саммитны үткәрү өчен уңайлы урын дип тәкъдим иткән, Владимир Путин бу идеяне шунда ук хуплаган.
Лидерлар очрашуын әзерләү якын көннәрдә АКШның дәүләт секретаре Марко Рубио һәм Русиянең чит ил эшләре министры Сергей Лавров арасында булачак телефон сөйләшүеннән башланачак. Юрий Ушаков әйтүенчә, чит ил эшләре министры һәм дәүләт секретаре эше буенча саммитны кайчан оештырып булачагы ачыкланачак.
Ике ил лидерлары даими элемтәдә торырга килеште. Владимир Путин Дональд Трампка Русия Кораллы Көчләренең бөтен фронт буенча стратегик инициативаны үз кулында тотуын әйтте. Бу шартларда Киев режимы террорчылык ысулларын куллана, гражданлык һәм энергетика инфраструктурасына һөҗүм итә. Русия моңа тиешле җавап бирергә мәҗбүр. Шуның белән бергә, Русия лидеры Мәскәүнең конфликтны тыныч сәяси-дипломатик юл белән чишүгә омтылуын ассызыклады.
Дональд Трамп, үз чиратында, Украинада тизрәк тынычлык урнаштыру кирәклеген белдерде һәм ул бу конфликтны хәл итү иң авыры дип саный. Юрий Ушаков хәбәр итүенчә, Русия-Украина конфликты АКШ Президенты өчен тынычлык урнаштыру юлында иң авыр мәсьәлә булып тора.
Владимир Путин һәм Дональд Трамп шулай ук Вашингтонның Киевка “Tomahawk” ракеталарын бирү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Русия лидеры әйтүенчә, Украинага “Tomahawk” ракеталарын бирү сугыш кырындагы хәлне үзгәртмәячәк, әмма ике яклы мөнәсәбәтләргә зур зыян салачак, конфликтны тыныч юл белән җайга салу перспективалары турында әйтеп тә торасы юк.
Владимир Путин сүзләренчә, Русия белән АКШ арасындагы хәзерге каршылык ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр тарихын исәпкә алганда, бигрәк тә икенче Бөтендөнья сугышы елларында, парадоксаль күренә. “Ике Президент та ике ил халыкларының бер-берсенә тирән ихтирамы турында әйтте”, – диде Юрий Ушаков.
Шунысы игътибарга лаек, Америка Президентының төп тезисларының берсе Украинадагы конфликтның тәмамлануы АКШ һәм Русиянең икътисади хезмәттәшлеген үстерү өчен зур мөмкинлекләр ачачак.
Моннан тыш, Владимир Путин Дональд Трампны Газа секторындагы хәлне нормальләштерү белән котлады. ”АКШ Президентының бу тынычлык урнаштыру эшчәнлеге Якын Көнчыгышта, Американың үзендә һәм дөньяның күпчелек илләрендә лаеклы бәяләнде”, – дип билгеләде Юрий Ушаков.
Русия лидеры шулай ук Дональд Трампка Мәскәүнең Якын Көнчыгыштагы хәлне җайга салу позициясен бәян итте. Русиянең гомумтанылган халыкара-хокукый нигездә Якын Көнчыгыштагы хәлне комплекслы җайга салу буенча принципиаль позициясе төбәкнең барлык халыкларына тотрыклы тынычлыкны гарантияли алыр иде.
Америка Президенты Дональд Трампның Русия Президенты Владимир Путин белән сөйләшүе Ак йортта Киев режимы җитәкчесе Владимир Зеленский белән очрашудан бер көн алда узды. Украина җитәкчесе белдерүенчә, аның төп максатларының берсе – АКШны Киевка яңа кораллар, шул исәптән, “Tomahawk” канатлы ракеталары җибәрергә күндерү. Дональд Трамп конфликт җайга салынмаган очракта, әлеге ракеталарны Украинага җибәрүне рөхсәт итәргә мөмкинлеген әйткән иде.
Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Пентагон хәтта Украинага 20дән 50гә кадәр “Tomahawk” ракетасы тапшыру планын эшләгән. Шул ук вакытта, Көнбатыш экспертлары әлеге ракеталарның хәрби хәрәкәтләр барышын үзгәртмәячәген таныды. Владимир Путин да Дональд Трампка шундый ук фикер белдерде. Кремль мондый адымны конфликтның көчәюе дип санаячагын ачык белдерде. Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, әлеге ракеталарны Украина кораллы көчләренә тапшыру барысы өчен дә начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, чөнки бу Америка белгечләренең катнашуын таләп итәчәк.
Киев режимы җитәкчесенең өметләре акланмады. Җомга көн Владимир Зеленский белән очрашуда Дональд Трамп аңа шундый хәбәр җиткерде: Вашингтон хәзерге вакытта Киевка “Tomahawk” ракеталары җибәрергә җыенмый.
17 октябрьдә Русия Президенты Владимир Путин Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән телефон аша сөйләште. Виктор Орбан Будапештта Русия-Америка саммитын оештыру өчен шартлар тудырырга әзер булуын белдерде.
Владимир Путин АКШ Президенты Дональд Трамп белән әңгәмәнең төп эчтәлеге турында хәбәр итте. Алга таба Америка вәкилләре белән сөйләшүләр барышында Украина кризисын тыныч юл белән җайга салу мөмкинлекләрен эзләү буенча фикер алышу күздә тотыла, дип билгеләп үтте.
Виктор Орбан матбугат чараларына биргән интервьюсында: “Венгрия ышанычлы, хәвефсез һәм сәяси тотрыклы мохит тәэмин итәчәк. Будапешт – Русия һәм АКШ Президентлары очрашуы өчен Европада иң кулай урын, чөнки бу ил – тынычлык утравы”, – диде. Ул Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкәндә, очрашуга әзерлекнең актив рәвештә баруын әйтте.
Русия һәм АКШ Президентлары ике атна эчендә очрашырга мөмкин. Бу хакта журналистларга Русия дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде. Шулай ук, ул конкрет срокларның әлегә билгеләнмәвен әйтте. “Әлегә мондый очрашуны үткәрү өчен сәяси зарурлык бар”, – диде Кремль вәкиле.
Русия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трампның очрашуына әзерлек алып барыла, дип белдерде Чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында. Аның сүзләренчә, эш төрле дәрәҗәдәге дипломатик каналлар буенча алып барыла һәм бик җитди характерда.
Мария Захарова искәртүенчә, Владимир Путин белән Дональд Трамп арасында сөйләшүләр күптән түгел генә узды һәм Президент Хакимияте тарафыннан җентекләп шәрехләнде. Русия һәм Венгриянең тышкы сәясәт ведомстволары башлыклары алда торган чараларны әзерләүгә юнәлтелгән сөйләшүләр алып бара.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.