+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 октябрь 2025, 13:31

Сьерра-Леонеда яңа Илче

Русиянең Сьерра-Леонедагы яңа Илчесе итеп Андрей Столяров тәгаенләнде. Тиешле указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйган.

Сьерра-Леонеда яңа ИлчеСьерра-Леонеда яңа Илче
Сьерра-Леонеда яңа Илче
"Столяров Андрей Ивановичны Русия Федерациясенең Сьерра-Леоне Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе итеп билгеләргә", — диелә документта.

Элегрәк, Русия Чит ил эшләре министрлыгы сайтындагы мәгълүматларга караганда, Столяров ведомствода Африка департаменты директоры урынбасары вазыйфасын биләгән, ул 2нче класслы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илче булган.

Моңа кадәр Русиянең Сьерра-Леонедагы Илчесе вазыйфасын Алексей Попов башкарды.

Фото: РИА Новости
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас